Илсур Һадиуллин чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм аларның әти-әниләрен, педагогларны уку елы тәмамлану белән котлады

Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм аларның ата-аналарын, педагогларны уку елы тәмамлану уңаеннан котлады. 

“Бүген Татарстанда 15 меңнән артыграк укучы өчен мәктәп кыңгыравы соңгы тапкыр яңгырый, – диелә, аерым алганда, котлауда. – Дәресләр, тәнәфес, өй эшләре узганда кала. Бу мизгелләрне кайчан да булса сагыну хисе белән искә алачаксыз әле. Әмма хәзер күңелләрне бары тик дулкынлану, шатлык хисләре били. Тизрәк мөстәкыйль тормышка аяк басасы килә. Аның нинди булачагы – үзегезгә бәйле.

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Тормыш юлыгызны аңлап сайлавыгызны телим! Үз көчегезгә ышаныгыз, авырлыкларны җиңәргә өйрәнегез һәм максатыгызга таба кыю төстә атлагыз! Берничә көннән сезне җитди сынау – дәүләт имтиханнарын тапшыру көтә. Бөтен тырышлыгыгызны салып, аларны уңышлы тапшырып чыгачагыгызга ышанам!”, — диелгән котлауда.

Министр шулай ук укытучыларны һәм ата-аналарны да «Соңгы кыңгырау» көне белән котлап, аларга зур уңышлар теләгән.

Белешмә: быел республикада 15 648 укучы 11нче сыйныфны тәмамлый. Шуның 5 797се – Казанда (чагыштыру өчен: 2021 елда 15 886 бала аттестат алган, шуның 5 833 е – Казанда); 9 нчы сыйныфны 37 757 укучы тәмамлый, шуның 11 798е – Казанда (2021 елда 35 876 бала аттестат алган, шуның 11 279ы – Казанда).


Фикер өстәү