Ваннада 9 яшьлек баланың мәетен тапканнар

Башлангыч фаразлар буенча, малай сөрем газы белән агуланган. 

9 яшьлек малай Волгоградның Гремячинский урамында урнашкан фатирларның берсендә әнисе, әбисе һәм апасы белән яшәгән. 23 майда ул ваннага юынырга кереп китә. Малай озак чыкмый торгач, әнисе кереп карый һәм улының аңсыз гәүдәсенә тап була.  Чакырылган ашыгыч ярдәм бригадасы малайны коткарып кала алмый, алар килгәндә  ул үлгән була.

Фаҗига урынын карау барышында белгечләр җилләтү каналының дөрес эшләмәвен ачыклаган. Шунлыктан малай сөрем газы белән агуланып үлгән, дип фаразлана. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

 


Фикер өстәү