Россия Хөкүмәте минималь хезмәт хакы, яшәү минимумы һәм пенсияләрне индексацияләүне килештерде. Барлык күрсәткечләрне 10 процентка арттырырга ниятлиләр, дип яза «Ведомости» газетасы .
Газета мәгълүматлары буенча, хезмәткә түләүнең минималь күләмен, яшәү минимумын һәм иминият пенсиясен күпмегә арттыру мәсьәләсен тикшергәндә төрле фикерләр әйтелгән. Шунлыктан хәлиткеч карарны РФ Президенты Владимир Путин кабул итәчәк.
Бүген Россиядә хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 13 890 сум тәшкил итә. Яшәү минимумы күләме аена 12 654 сумга җитте.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat