Казанда тагын ике яңа урам барлыкка киләчәк

Казанның Совет һәм Авиатөзелеш районнарының яңа төзелә торган ике урамына исемнәр бирелде. Тиешле карарлар Казан муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.

Совет районының «Яңа Вознесение» торак массивында «улица Рождественская – Рождественская урамы», ә Авиатөзелеш районының «Рассвет» торак массивында «улица Ласковая – Ласковая урамы» барлыкка киләчәк.


Фикер өстәү