Владимир Путин: «Без һәрвакыт эшебезне киләчәккә, бер адым алга карап корырга тиеш»

Владимир Путин Дәүләт Советы президиумы утырышын уздырды. «Без һәрвакыт эшебезне киләчәккә, бер адым алга карап корырга тиеш. Ә өстенлекле төп юнәлешебез – халыкның тормыш сыйфатын һәм иминлеген үстерү», – диде Россия Президенты. Бу җәһәттән нәрсә көтелә?

Инфляция һәм эшсезләр

Владимир Путин, ел башыннан илдәге инфляция дәрәҗәсе 11 проценттан артып китте, дип белдерде. Әмма хәзер ул акрынайган. Ул искәрткәнчә, 2022 ел нәтиҗәләре буенча, бу күрсәткеч 15 проценттан да артмаска тиеш. Ил башлыгы илдәге эшсезлек дәрәҗәсе дә бераз кимегәнен әйтте. Хәзер ул – 4 процент. Артуга юл куймаска кирәк, дип саный Президент.

Пенсия, социаль ярдәм

Владимир Путин, Россиядә минималь хезмәт хакы күләме һәм яшәү минимумы артачак, дип игълан итте. 1 июньнән минималь хезмәт хакы 10 процентка, ягъни аена 13890 сумнан 15278 сумга кадәр артачак. Яшәү минимумы да 10 процентка артыр дип көтелә. Анысы ил буенча 13919 сумга кадәр җитәчәк.

Моңа өстәп, Владимир Путин 1 июньнән эшләмәүче пенсионерларга пенсияләрне 10 процентка арттырырга тәкъдим итте.

Күпбалалы гаиләләргә ярдәм

Россиядә күпбалалы гаилә булу норма булырга тиеш. Ил башлыгы утырышта шул хакта әйтте. Аның фикеренчә, күпбалалы һәм нык гаилә демографиягә бәйле проблемаларны урап узарга мөмкинлек бирәчәк. Ә ул Россия өчен актуаль кала.

 

 


Фикер өстәү