Татарстанда егетләре Үзбәкстан Президенты ярышында медаль яулаган (фото)

Үзбәкстанның Конканд каласында 16-17 яшьлек спортчылар арасында белбоглы кураш (билбаулы көрәш) буенча дөнья беренчелеге узды. Үзбәкстан Президенты бүләкләренә оештырылган ярышта Татарстан егетләре дә уңышка ирешкән.

«Бик мавыктыргыч һәм кызыклы көрәш төре икән. Спортчылар яланаяк бил алыша, – дип сөйләде Россия җыелма командасының вәкиле буларак сәфәр чыккан танылган батыр Фирдүс Зәйнуллин. – Турнирда 18 илдән көрәшчеләр ярышты. Безнекеләр дә буш кул белән кайтмый».

Россия җыелма командасы составында Үзбәкстанга Татарстаннан – 7, Башкортстаннан 1 егет барган. Әлки районы егете Альберт Рәхмәтуллин 50 килолы спортчылар ярышында өченче урынны алган. Шундый ук нәтиҗәгә Алабугадан Алексей Щербаков 95 килолы егетләр ярышында ирешкән.

Үз категориясендә беренче урынны алган спортчыларга 5әр миллион сом тапшырганнар. Икенче урыннарны – 3әр, өченчеләрне 2шәр миллион сом белән бүләкләгәннәр. Безнең акча белән бу 25, 15, 10ар мең сум чамасы килеп чыга.

 


Фикер өстәү