82 яшьлек Фәнис Мәүлиев: Сугыш чоры балаларына быел да игътибар булмады

Сугыш чоры балаларына быел да игътибар булмады. Югыйсә безнең ут күршеләрдә – Ульян өлкәсендә, Удмуртия республикасында кадер-хөрмәт күрсәттеләр аларга. Кайбер төбәкләрдә бушлай теш куйдырырга да ярдәм иткәннәр дип ишеттем. Акча юк түгел бит. Спортка күпме түгәләр, тик файдасы гына юк, гел җиңеләләр. Берәр мең тәңкә акча өләшсәләр дә, күңел булыр иде. Аның бит искә алулары кыйммәт. Хәер, акчасы да бик кирәк инде. Хәзер миңа – 82 яшь. Аена 13–14 мең сумлык дару гына эчәм.

Фәнис Мәүлиев. Мөслим


Фикер өстәү