Ишекләре бикле тормасын: Мамадыш районының Түбән Яке авылында өч катлы яңа мәчет ачылды

Шушы көннәрдә Мамадыш районының Түбән Яке авылында өч катлы яңа мәчет ачылды. Авылда 1996 елдан бирле эшләп килүче мәчет бар иде. Авыл имамы шуны төзекләндерү, янына бер корылма өстәп, зурайту турында хыяллана. Дин дәресләренә өйрәнәм дип торучы балалар, җомга намазларына килүчеләр шактый. Авыл депутаты Рифат Мәхмүтовка шул гозер белән мөрәҗәгать иткәч, ул яңаны төзү яхшырак булачак, дигән фикергә килә. Аны авылдашлары да хуплый.

Биш ел буе төзелгән мәчетне ачу тантанасына Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та кайткан иде. Татарстан мөфтие авыл халкын бәйрәм белән котлап, мәчетнең ишекләре бикле тормасын иде, дигән теләген җиткерде. Марат Әхмәтов та, авылның иң матур җирендә урнашкан мәчет үзенә тартып торсын, дигән теләктә.

–  Дингә якынаю һәркемгә үз вакыты белән бирелә. Кемдер балачактан дин юлында була, берәүләр олыгаеп кына мәчеткә йөри башлый. Динсез кеше юк. Иртәме, соңмы, кеше Аллаһы Тәгаләгә якыная. Әмма, минем уйлавымча, иң бәхетлеләр дин юлына баса. Изге юлда булганнарның күңеле чиста була. Сезгә дә шуны телим. Матур мәчетегезгә йөрегез, – диде ул.

Район башлыгы Анатолий Иванов Түбән Якедә ачылган мәчет өчен шатлануын яшермәде.

– Бу – районыбыз өчен зур горурлык, – диде ул. – Сезнең авылда дин көчле. Кечкенәдән балаларны өйрәтәсез. Дөресе дә шул – бала кечкенәдән Аллаһы Тәгаләне белеп үсәргә тиеш. Бервакыт мин райондагы мөселман балаларына дин китаплары өләшеп чыктым. Догалар өйрәнмәсләрме дип тараткан идем. Рус милләтендәгеләргә дә китаплар таратабыз. Шөкер, бездә христиан дине дә, мөселман дине дә бертигез. Шуның белән бәхетле дә без. Төрле милләтләрнең дус булып яшәве, бер-берен хөрмәт итүе, аның гореф-гадәтләрен белүе – үзе зур сөенеч.  Татулык нигезе шушы инде. Мин һәр эшемне Аллаһы Тәгаләгә тапшырып башлыйм. Шулай эшләнгән эш һәрвакыт уңа.

Дөрестән дә шулай. Мәчетне төзеткән төп иганәче – Мамадыш икмәк кабул итү пункты җитәкчесе булып эшләүче Рифат Мәхмүтов, эш башлагач, Аллаһы Тәгалә әллә кайлардан җаен бирде, ди.

–  Бервакыт район башлыгы белән авылга җыенга килдек. Мәчетне карап чыгарга туры килде. Озак уйладым, искегә тотынганчы, яңаны төзү арзанга чыга дигән фикергә килдем. Иң беренче эш итеп, мәчет салынасы җирнең документларын барлап, эшкә тотындык, – ди Рифат Мәхмүтов. – Мәктәптә укыганда ук авылда мәчет салырга иде дигән уем бар иде. Мин генә салдырдым, дип әйтә алмыйм. Киң күңелле авылдашларым да ярдәм итте. Кемнәр генә матди ярдәм күрсәтмәде. 1 мең сумнан 300 мең сумга кадәр сәдака алып килүчеләр булды. Акчаның тиененә кадәр махсус дәфтәргә теркәп барылды.

Рифат абый, төзелеш вакытында көтелмәгән хәлләр дә булды, ди. Бервакыт эшлекле сәфәргә самолетта очканда янындагы күршесе белән сөйләшеп китә. Нинди эшләр белән йөрүен сөйли. Теге ир-ат Рифат абыйның телефон номерын сорап ала.  Берничә көннән картасына, мәчеткә ярдәм дип, 100 мең сум акча килеп төшә.  Ә ачылыш алдыннан керү юлына 4 метр да 80 сантиметрлы палас алырга дип кибеткә бара ул. Баксаң,  аңа кирәге нәкъ ул аласы үлчәмдә калган икән.

Рифат Мәхмүтовның авыл өчен эшләгән эшләрен санап бетерерлек түгел. Зират коймаларын яңарту да, балалар өчен баскетбол мәйданчыгы да аның ярдәме белән башкарылды.  Апасы Әнисә дә энесенең изге күңелле булуы белән горурлана. «Эшләгән эшләрен Аллаһы Тәгалә кабул итсен. Бик ярдәмчел кеше ул. Башкача яши дә алмас иде», – ди апасы.

Түбән Яке авыл җирлеге башлыгы Рафаил Низаметдинов авыл кешеләренең бердәм, дус-тату булулары белән горурлана.

– Әгәр бердәм булмаса, бер эш тә башкарып булмый. Бүгенге чарага әзерләнгәндә дә шуңа инандым. Һәр кеше үзеннән ниндидер өлеш кертергә тырышты. Хатын-кызларыбыз 250 кешегә табын әзерләделәр. Мәчет төзелешенә үзеннән өлеш керткән һәркемгә чиксез рәхмәт, – диде ул.

Мәчеттә беренче намаз ураза аенда, җомга көне укылган. «Шөкер, ай буе тәравихларга йөрдек. Хатын-кызлар өчен аерым бер кат булдырылган. Иман йорты үзенә тартып тора. Күңелләребезне чистартып, Аллаһы Тәгаләгә тагын да якынайсак иде», – ди авыл абыстае Маһинур Гобәйдуллина.

Бу көнне Рифат Мәхмүтов исеме еш телгә алынды.  Авыл кешесе аңа бик рәхмәтле. Шуңа да мәчеткә Рифат абыйның әтисе исемен куштылар. «Мәкъсүт» мәчете районда 62 нче мәчет икән. Иске мәчетне Су-Елга авылына күчереп куячаклар.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү