Миңнеханов Хөснуллин белән Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләште

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яклар төбәкләрне үстерү, шул исәптән инфраструктура объектларын төзү, шулай ук Татарстан территориясендә федераль программаларны һәм милли проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Милли проектлар Россиядә 2019 елдан башлап Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән тормышка ашырыла. 2020 елда аларның максатлары коронавирус кыенлыклары пандемиясе аркасында корректлаштырылды.


Фикер өстәү