Бүген композитор Салих Сәйдәшевка багышланган «Халык мәхәббәте лауреаты» фестивале үтәчәк

Бүген, 31 май көнне, 17.00 сәгатьтә Салих Сәйдәшев һәйкәле янындагы мәйданда (Татарстан ур., 2) татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшевка багышланган «Халык мәхәббәте лауреаты» дигән VII музыкаль сәнгать фестивале узачак. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы шул турыда хәбәр итте.

Чарада Татарстанның халык артисты Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге «Казан нуры» оркестры, Казан шәһәре филармониясе солистлары, «Сәйдәш» мәдәни үзәгенең Юрий Щербаков җитәкчелегендәге «Фантазия» хатын-кызлар джаз-оркестры, Данияр Соколов җитәкчелегендәге оркестр һәм Г.Камал исемендәге Татар академия театры артистлары катнашачак.

«Халык мәхәббәте лауреаты» музыкаль сәнгать фестивале Казанда ел саен 2015 елдан башлап үткәрелә. Проектның авторы һәм режиссеры – Россиянең халык артисты, профессор, «Сәйдәш» мәдәни үзәгенең мәдәният һәм сәнгать буенча директор урынбасары Лима Кустабаева.

«Халык мәхәббәте лауреаты» фестивале – татар гениаль композиторына музыкаль бүләк. Без ел саен, үзебезнең талантлы улыбызга һәм аның мәңгелек мирасына булган халык мәхәббәтен күрсәтү өчен, Салих Сәйдәшев һәйкәле янында музыка фестивале оештырабыз», – диде Лима Кустабаева.

 


Фикер өстәү