Бытбылдык үрчетү белән шөгыльләнүче Марат Җәббаров: «Иң зур файдасы – йомыркасында»

«Эшнең ир-атныкы, хатын-кызныкы юк. Теләсә нинди эшне яратып башкарырга гына кирәк». Чирмешәндә яшәүче кулы һәр нәрсәгә «ятып торучы» Марат Җәббаровның тормыш девизы бу. Унике ел элек ул бытбылдык үрчетү белән шөгыльләнә башлаган.

Берничә ел элек хуҗалыгындагы кошлар 600га җитсә, хәзер 30га гына калган.

– 600 бытбылдык асраганда азык бәясе арзанрак, аның каравы сорау юк иде. Шуңа күрә киметтем. Хәзер ихтыяҗ артты, кешеләр файдасы барлыгын аңлый башладылар, тик аның белән бергә азыгы да кыйммәткәрәк төшә. Кеременнән бигрәк, чыгымы күбрәк. Бу шөгылем күңел өчен генә, – ди ул.

Иң зур файдасы – йомыркасында. Ун баш бытбылдык көненә сигез-тугыз йомырка сала ди. Балалар аллергиядән файдасын күрсә, өлкәннәр иммунитетларын күтәрү өчен ала. Ир-атлар сәламәтлегенә дә файдалы. Косметологиядә дә уңышлы кулланып киләләр. Тик бытбылдык йомыркасын ач карынга чи килеш эчәргә кирәк. Тәмгә бераз баллырак, шунлыктан тавыкныкына караганда җиңелрәк эчелә. Бытбылдык йомыркасы тавыкныкы шикелле бозылмый да. Озак торса, кибә генә. Аннан соң, бу кошлар тавыклар арасында еш очрый торган сальманиоз белән дә авырмый. Бытбылбык чисталык, чиста һава ярата. Ике көн асларын чистартмасаң яки вентилятор эшләми торса, йомырка салмый башлыйлар.

Кукмара фермеры: «200 ипидән башладык»

Кечкенә чебешләрне инкубаторга куеп чыгара. Йомыркасы буш булмасын өчен, дүрт тавыкка бер әтәч булырга тиеш икән. Ите әйтеп бетергесез тәмле, бик йомшак, майлы була, ди.

Марат абыйларның ишегалдына килеп кергәч, андагы тәртип, пөхтәлек, чәчәкләрне күреп бер тапкыр исебез китсә, бу тәртипне үзе урнаштырып торуын белгәч, бөтенләй гаҗәпләндек.

– Хатыным белән дүрт бала тәрбияләп үстердек. Бүген дүрт оныгым бар. Хатынымны исә узган ел җирләдем. Егерме ел урын өстендә ятты ул. Авырулары күп булды. Аңа да бытбылдык йомыркасын эчердем, файдасын күрдек. Операция ясап, оча-бот буынын алыштырдылар. Хастаханәдә аякка бастыра алмадылар. Өйгә алып кайтып, массаж, физкультура ясата башладым. Шуннан соң култык таягы белән йөри башлады. Кызганыч, тора-бара башка авырулары өстәлде, бер-бер артлы инфаркт, инсульт кичерде. Аның белән бергә без дә күпне күрдек. Хатыным рәхмәтле булып китте, – дип искә алды Марат абый.

– Сез бакчачылык белән дә шөгыльләнәсез алайса? – дип сорадык әңгәмәдәшебездән, бакчадагы, ишегалдындагы тәртипкә ишарәләп.

– Юк, шөгыльләнмим. Мин бу эшне яратам гына. Зур бакчамның яртысыннан артыгына чәчәкләр утырттым. Җимеш агачларын да яратам. Бер алмагачым ноябрьгә кадәр алма бирә. Груша, жасмин, сырганак, виноград – барысы да бар. Барысын да үзем эшлим. Вакытым иркен, чөнки тәүлегенә 4 сәгать йокы җитә. Артыгы кирәкми дә, – дип елмайды ул.

Аралаша торгач, Марат абыйның аш-суга да оста булуы ачыкланды. Тортын да пешерә, төрле кабымлыклар, салатлар да ясый, кыяр-помидорын да үзе тозлый. Бәлеш салу да кулыннан килә аның.

– Нәрсәсе бар инде аның? Әле менә Пасхага кулич, дерелдәвек астында кабымлык әзерләгән идем. Тәмле килеп чыкты, – ди ул.

Фермер Гөлназ Щукина: «Халык химия ашап туйды»

Әле бит ул эшкә дә йөрергә өлгерә. Ике ел Әфганстанда хезмәт итүен, җырлар, шигырьләр язуын, рәсемнәр ясавын да язсак, исемлек шактый саллы килеп чыга. Баштагы уйларны эш басса, күңелдәгесе кәгазь битләренә сибелгән аның. Шактый шәхси булса да: «Үзегезгә ялгызыгызга гына авырдыр. Кабат гаилә корырга уйламадыгызмы?» – дигән сорауны бирмичә түзә алмадык. Җавабы да истә кала торган булды:

– Миңа 60 яшь. Бу вакытка инде һәркемнең тормышка үз карашы, мөнәсәбәте формалашкан. Һәркемнең үзе корган оясы, балалары бар. Һәркемнеке – үзенә. Ни өчен әле мин кемнедер үземнекеләр белән мәшәкатьләргә тиеш?

Менә шулай, Марат абый янына бытбылдыклар турында гына язарбыз дип кергән идек югыйсә. Яңа танышыбызга тәмам сокланып кайтып киттек. Аның белән аралашып, машинага кереп утыргач та, күңелдә әллә нинди бер җылы, рәхәт хисләр калды. Матур кеше белән бер сәгатьтән азрак аралашу да күңелне тутырырлык җылылык, рәхәтлек бирергә сәләтле шул.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү