Рөстәм Миңнеханов Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән очрашты. Күрше республика җитәкчесе Казанга РФ Иминлек Советы секретаренең Идел буе федераль округындагы уртак күчмә утырышында катнашу өчен килде.

Очрашу кысаларында ике килешү имзаланды. Беренчесе – Башкортстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында чикнең урнашу урынын билгеләү турында. Икенчесе – Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Башкортстан Республика Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында 2019 елның 18 апрелендә имзаланган Килешүне тормышка ашыру буенча 2022-2024 елларга чаралар планы турында.

«Без төбәкләр өчен ике мөһим документ имзаладык. Бу безнең хезмәттәшлекне ныгытырга ярдәм итәчәк», – диде Татарстан Президенты. Башкортстан башлыгы әйтүенчә, хәзерге шартларда төбәкара хезмәттәшлек аерым роль уйный. Ике төбәк арасындагы товар әйләнеше 34,3 млрд. сумга җиткән.


Фикер өстәү