Татарстанда бер фермерның сыерларын урлаганнар

Урлау турында гариза белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча тикшерү идарәсенең кизү бүлегенә крестьян-фермер хуҗалыгы вәкиле мөрәҗәгать итә. Малтабар авылында урнашкан предприятие мәйданында өч сыерны урлаганнар. Малларның бәясе – 240 мең сум. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре шикләнелүче Новотроицкое авылында яшәүче 39 яшьлек кешенең эзенә тиз төшкәннәр. Тик ул тоткарланганчы сыерларны суярга һәм сатып алучылар эзләргә өлгергән.

Әлеге факт буенча Россия Җинаять кодексының 158 маддәсенең 2 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүченең әлге хуҗалыкта эшләмәве мәгълүм. Җинаятьнең нечкәлекләре һәм шартлары ачыклана.


Фикер өстәү