Итальяннардан башка нишләрбез…

Дөнья үзенең катастрофалы үсеш юлыннан баруын дәвам итә. Көнбатыш державалары Мәскәүгә каршы санкцияләрнең җиденче пакеты турында сөйләшәләр. Сүз – Россия банкларын (шул исәптән «Газпромбанк»ны да) халыкара түләүләр системасы – SWIFTтан өзү турында.

Килешүгә ирешелсә, газга сум белән дә, доллар белән дә түләп булмаячак. Әлбәттә, европалылар энергия чыганакларына Россиядән бәйлелекне бетерү өчен дә тырыша. Американың Дәүләт департаменты Италиянең Eni һәм Испаниянең Repsol компанияләренә Венесуэла нефтен сатып алырга рөхсәт бирде. Кырыс санкцияләр астында бөлгенлеккә төшкән Каракаска бәхет елмаер, мөгаен. Атом-төш килешүенә ирешелмәсә дә, Иран нефтеннән санкцияләрне алу мәсьәләсе дә карала, диләр. Байденның Согуд Гарәбстанына визиты да планлаштырыла. Франция Берләшкән Гарәп Әмирлекләре нефтенә өметләнә.

Әлегә санкцияләр көнбатышлыларның үзләренә дә бик каты суга. Германиянең тимер юл вокзаллары совет чорындагы шимбә электричкасын көтүчеләр белән тулган тимер юл платформаларын хәтерләтә. Немец хакимиятләре поездларга арзанлы айлык юл йөрү билетлары булдырганнар. Мотор ягулыгына бәяләр күтәрелү йөгеннән халыкны шулай коткарырга теләгәннәр. Хәзер поездга эләгү өчен физик яктан бик көчле булу һәм җитезлек таләп ителә. Евросоюз һәм АКШ санкцияләре дөньяның барлык почмакларында дә хәлне кискенләштерә һәм ризасызлык тудыра. Һиндстанның Тышкы эшләр министрлыгы: «Европа үзенең проблемалары бөтен дөньяга да кагыла дип уйлаудан туктарга тиеш», – дигән белдерү ясады.

Европада һәм Америкада – Россиягә каршы икътисади сугыш игълан итүчеләрнең үзләрендә дә проблемалар йомгагы зур темплар белән зурая. Атаклы инвестор Илон Макс дөнья икътисадының үсешенә начар фараз биреп, «Тесла» хезмәткәрләрен 10 процентка кыскартачагы турында әйтүгә, акцияләре түбәнгә очты, 17 миллиард доллар югалтты. Италиянең тышкы эшләр министры Луиджи Ди Майо: «Җир шарында бөртеклеләр дефициты сәбәпле, икмәк өчен бөтендөнья сугышы бара», – дип белдерде. Ул кризисны Украина икмәген базарларга чыгара алмау сәбәпле дип саный. Сәясәтчеләр Африкада ачлык аркасында зур фетнә башланыр һәм Европага мигрантларның зур ташкыны һөҗүм итәр дип фаразлыйлар.

Италиянең Үзәк банкы җитәкчесе Игнацио Виско исә: «2,6 миллион эшсез Италиянең үсешен җитди тоткарлыйлар», – дип белдерде. Илдә барлыгы 6 миллион эшсез бар, шуның 2,6 миллионы аңлы рәвештә эш эзләми. Бу күрсәткеч буенча Рим – Европада беренче урында. Түрәләр проблеманы мәгариф системасының начар эшләве, тиешле квалификация белән тәэмин итмәвенә китереп бәйлиләр. Илон Маск исә демографик кризиста күрә. Үткән атнада ул: «Планета итальяннарсыз калырга мөмкин», – дип белдергән иде. Узган ел Италиядә туучылар саны ил тарихында беренче тапкыр иң түбән күрсәткеч күрсәтте.  Istat институты белгечләре 2070 елга итальяннар 20 процентка кимер дип саныйлар.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү