Украинада махсус хәрби операциядә Мамадыш районында туган егет һәлак булган

Татарстанның Мамадыш районында туган Хәйдәр Әфләтунов Украинадагы махсус хәрби операция вакытында һәлак булган. Район хакимиятенең матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына әлеге мәгълүматны раслаганнар.

Сержантның нинди шартларда үлүенә ачыклык кертелми. Аның 23 майда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булуы гына билгеле.

Әфләтунов 1993 елның 31 мартында Яңа Комазан авылында туган. Шунда мәктәпне тәмамлаган, аннары армиягә киткән. Армиядән соң контракт буенча хезмәт иткән.

Әфләтуновка 28 яшь иде. Аны Ульяновскида җирләделәр. Сержантның хатыны һәм кечкенә баласы ятим калды.


Фикер өстәү