«Сөйлим анам телендә» бәйгесенә йомгак ясалды

Туган тел! Моннан да көчле, кодрәтле, татлы, назлы, йомшак, ләззәтле сүз бар микән? Безнең әби-бабаларыбыз, җир йөзендәге башка байлыклар белән беррәттән, татар теле хәзинәсен дә безгә мирас итеп калдырганнар. Ә без, үз чиратыбызда, бу мирасны түкми-чәчми балаларга, яшь буынга җиткерергә тиешбез.

Шул уңайдан, үзебезнең телне саклап калуга , һәм телебезне үстерүгә өлеш кертеп, Түбән Кама шәһәренең «Апуш» балалар китапханәсендә «Сөйлим анам телендә» дип исемләнгән бәйге уздырдык. Чара шәһәребезнең «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы китапханәләр берләшмәсе белән берлектә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары — балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар арасында оештырылды. Бәйгедә 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар шигырь сөйләү осталыгында ярыштылар.

Әйтергә кирәк, кечкенә нәфис сүз осталары арасында көндәшлек көчле булды. Конкурсның беренче этабында 60 бала онлайн рәвештә ана телебезгә багышланган шигырьләрен тәкъдим иткән булсалар, финалда 20 бала катнашты.

Финал «Сөембикә» 64 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалардан торган ансамбльның «Үз җырыбыз булсын әле» дип исемләнгән чыгыш белән башланып китте. Бәйгенең бу соңгы этабы балалар өчен зур бәйрәм төсен алды, hәркайсы матур милли киемнәрдән киенгән сабыйлар болындагы чәчәкләрне хәтерләттеләр. Һәм hәрберсе бик тырышып үз шигырьләрен тәкъдим итте. Балаларны әзерләүче тәрбиячеләргә, музыка белгечләренә мактау кагәзьләре, нәфис сүз осталарына дипломнар, катнашучы сертификатлары, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы тарафыннан әзерләнгән бүләкләр өләшенде.

«Ак калфак» оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Галиуллина үзенең чыгышында шәһәрнең телебезне яклаучы, саклаучы балаларның күп булуына сөенүен белдерде, алга таба да туган телебездә китаплар укырга, әдипләребезнең иҗатларын белергә, алдагы бәйгеләрдә аларның шигырьләрен дә файдаланырга, гомумән, милләтебезнең лаеклы дәвамчылары булырга чакырды.

Гөләмия Сабирова


Фикер өстәү