Рособрнадзор: «БДИ яңа югары белем бирү системасына күчкәндә дә сакланачак»

Бердәм дәүләт имтиханы Болонья мәгариф системасыннан баш тартканда һәм яңасына күчкәндә сакланачак. Бу — ил мәгариф системасы традицияләрен исәпкә алып, Россия мәгариф стандартларында төзелгән милли имтихан, дип белдергәннәр ТАССка Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте матбугат хезмәтендә.

«Әйе, сакланачак, чөнки БДИ мөһим социаль бурычларны үти. Аерым алганда, БДИ белем бирү программаларының, дәреслекләрнең һәм уку әсбапларының күп төрлелеге шартларында Россия Федерациясенең бердәм белем бирү киңлегенә җайлашкан», — дип хәбәр иткәннәр матбугат хезмәтендә.


Фикер өстәү