Төп дәүләт имтиханы расписаниесе билгеле

Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә тугызынчы сыйныфларда төп дәүләт имтиханын үткәрү даталарын әйттеләр.

РИА Новости хәбәр итүенчә, ул резерв срокларын исәпкә алып, 24 майдан 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең тиешле боерыгы хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында чыкты.

Имтиханнар 24 һәм 25 май көннәрендә — рус теленнән, 27 һәм 28 майда математикадан узачак.

Резерв көннәре рус теле имтиханы өчен 8 һәм 30 июньдә, математикадан 16 июньдә һәм 2 июльдә  каралган.

Рус телен 3 һәм 13 сентябрьдә, математиканы 6 һәм 15 сентябрь көннәрендә яңадан тапшырырга мөмкин булачак.


Фикер өстәү