Дәүләт Советы депутатлары шәһәр өмәсендә катнашты

Бүген Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент аппараты хезмәткәрләре Казанның Лядск бакчасында традицион язгы өмәгә чыктылар. Казанлыларның яраткан ял итү урыннарын җыештыруда шулай ук Дәүләт Думасы депутатлары Ольга Павлова һәм Илдар Гыйльметдинов, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге башкарма комитеты әгъзалары катнашты.

«Ел саен апрель аенда без бу паркка чыгабыз һәм территорияне җыештырабыз, — дип сөйләде Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, — язгы шимбә өмәләренең традициясе совет заманнарына ук салынган, һәм мин Советлар Союзыннан чыккан кеше буларак балачактан шундый өмәләрне хәтерлим, без аларны бәйрәм буларак көтә идек».

Светлана Захарова ассызыклаганча, бары тик уртак тырышлык белән генә шәһәрне чистарак һәм матуррак итү мөмкин.

«Минемчә, безнең балаларга һәм әбиләргә, өлкән буынга чиста паркларда йөрергә рәхәтрәк булыр, — дип билгеләде депутат, — беләсезме, шимбә өмәсеннән соң, кагыйдә буларак, шундук яфраклар ачыла, ышанам, иртәгә без аларны күрәчәкбез. Туфрак арасыннан үләннәр тишелә һәм дөнья яшеллеккә күмелә».
Нәтиҗәдә, Лядск бакчасыннан берничә «КАМАЗ»  чүп-чар һәм коелган яфраклар чыгарылды.
Гомумшәһәр өмәсе  ел саен үткәрелә торган территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча ике айлык кысаларында уза. Апрельдән алып май ахырына кадәр гомуми файдаланудагы юлларны, квартал эчендәге юлларны, паркларны һәм скверларны, ишегалларын тәртипкә китерү планлаштырыла. Моннан тыш, стихияле чүплекләр бетерелә, тукталыш павильоннары, светофорлар һәм коймалар чистартыла.

Фикер өстәү