“Ваһаповчылар” сафы дүрт тапкыр арткан?

Быел Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар бәйгесе XVII тапкыр уздырылган. Дүрт номинициядә барлыгы 112 кеше көч сынашкан. Җиңүчеләр ни отачак? Ни өчен быелгы бәйгедә башкорт халык җырларына игътибар зур? Төп бүләк – гран-прины бу юлы кем алыр? Бу хакта бәйгенең генераль продюсеры Рифат Фәттахов белән сөйләштек.

2007 елдан бирле уздырылучы бәйгегә быел 112 кеше гариза җибәргән. Тәүге катнашучылар саныннан дүрт тапкыр диярлек күбрәк бу. Оештыручылар да мондый нәтиҗәдән кәнәгать:

– Бу сан җыр бәйгесе өчен күптер дә әле. Араларыннан иң-иңнәрен сайлап алу ик авыр булды. Шуңа да быел катнашучыларның 30 процентка якыны – җиңүче, – диде бу хакта Рифат Фәттахов.

Финалчылар дүрт номинациядә бүләкләнәчәк: халыкчан башкару, академик вокал, эстрада җыры һәм инструменталь башкару. Татар-башкорт мөнәсәбәтләренә җавап итеп, “Башкорт халык җырларын иң оста башкаручы” дигән яңа номинация дә булдырганнар. Моннан тыш, бәйгедә башка милләт вәкилләренең дә актив катнашуы исәпкә алынган һәм “Татар җырлары башка милләт вәкилләре башкаруында” дигән тагын бер номинация кертелгән.

– Соңгы арада ике күрше республика – Татарстан һәм Башкортстан арасындагы мөнәсәбәтләр буенча төрле фикерләр ишетергә туры килә. Минемчә, бу – ясалма күренеш. Безнең бәйгене генә алыйк: катнашучыларның 30га якыны – Башкортстаннан, араларында этник башкортлар бар. Алар саф татарча “Әллүки”не җырлады. Ә Башкортстанда яшәүче татар егетләре, киресенчә, башкорт халык җырларын башкары. Алар җырны татарныкына йә башкортныкына бүлергә өйрәнмәгән. Рәшит Ваһапов репертуарында да башкорт җырлары күп. Безнең мәдәнияттә “татар-башкорт җыры” дигән синтез бар. Җиңүчеләр арасында да Башкортстаннан килгән яшьләр шактый булачак. Шуңа күрә без әлеге номинацияне кертергә булдык, – ди Рифат Фәттахов.

Номинацияләрдә җиңүчеләргә акчалата премия вәгъдә ителә. Быел төп һәм зур бүләк – гран-при да үз иясен табачак. Сер капчыгын әлегә ачмадылар, әмма ул шәхеснең барыбызга да билгеле булуына ишарә ясалды. Димәк, фаразларыбызның дөресме, юкмы икәнен 17 майда – бәйгенең гала-концертында беләчәкбез. Хәтерләсәгез, 2017 елда гран-прины Рәнис Габбазов алган иде.

Әйтергә кирәк, кичәдә яшьләр түгел, махсус кунаклар – Илһам Вәлиев, Рәфис Хөснетдинов, Рүзил Гатин да чыгыш ясыячак. Сыйфатлы музыкаль бизәлеш өчен “Яңа музыка” һәм “Казан нуры” оркестрлары, Татарстан Дәүләт Камера хоры җаваплы булачак.

Яшь “йолдызлар” бәйгедән акчалата премия белән генә кайтып китмәсме соң?

– Әлеге бәйге белән без чын мәгънәсендә горурланабыз, чөнки кайчандыр җиңү яулаган яшьләрнең 90 проценты югалып калмады. Бүгенге көндә сәхнә тоткан яшь җырчыларның да 90 проценты Ваһапов фестивалендә канат чыгарды. Рөстәм Асаев, Артур Исламов, Рөстәм Насыйбуллин, Филүс Каһиров, Илүсә Хуҗина, Марсель Вагыйзов, Айгөл Хисмәтуллина, Айгөл Хәйри һәм башкалар. Мондый исемнәрнең безнең белән бәйле булуы бәйгенең әһәмияте турында сөйли, – диде бәйгенең генераль продюсеры.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү