Ял көннәрендә салкынайта һәм яңгыр көтелә

Соңгы көннәрдә Татарстанда һава торышы Көньяк циклон йогынтысы белән билгеләнсә, хәзер безнең территориягә Атлантик циклон якыная. Ул салкыннар һәм явым-төшем алып килә.

КФУның Экология һәм табигатьне файдалану институтының атмосфера метеорологиясе, климатологиясе һәм экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев шул хакта сөйләде.

«Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразларынча, якшәмбе безнең территория аша салкын фронт узачак, явым-төшем булырга мөмкин. Якындагы кнөнәрдә һава торышы климатик нормага якын булачак. Шимбә һәм якшәмбе уртача температура +8 градус чамасы булачак», — диде ул.

Шимбә һәм якшәмбе атмосфера басымы төшә, дип искәртте спикер. Басым тәүлегенә 8 гектопаскальдән артачак, метеобәйле кешеләр бу үзгәрешне сизәчәк.

Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразларынча, 24 апрельдә, көндез 13 градуска, ә 25 апрельдә 10 градуска кадәр җылытачак.

 


Фикер өстәү