Рөстәм Миңнеханов Иннополисны туган көне белән котлады

 

Татарстан Президенты Россиянең иң яшь шәһәрендә яшәүчеләргә сәламәтлек һәм бәхетле тормыш теләде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополисны туган көне белән котлады һәм шәһәр турындагы видеоны үзенең телеграм каналында урнаштырды.

«Бүген Россиянең иң яшь шәһәре – Иннополис үзенең туган көнен билгеләп үтә. Ул – инновацияләр һәм заманча технологияләр, мәгариф һәм фән үзәге. Зур үссен, ә аның халкы сәламәт һәм бәхетле яшәсен. Туган көнегез белән, Иннополис!» ,- дигән Президент.

Иннополиска 2012 елның 9 июнендә нигез салынды. Бу көнне Дмитрий Медведев һәм Рөстәм Миңнеханов шәһәр нигезенә булачак шәһәрлеләргә юллама белән капсула салдылар.


Фикер өстәү