Америкада гадәттән тыш хәл

Дөньяда энергетик кризис җәелә бара. Поляк хакимиятләре, энергия чыганакларына бәя үсүгә җавап итеп, гражданнарга урманнан коры-сары җыярга киңәш иттеләр. Вашингтонның Фарсы култыгы илләрен Мәскәүгә каршы санкцияләргә кушылырга чакыруы әлегә көтелгән нәтиҗәләрне бирми.

Киресенчә, Россиянең тышкы эшләр министры Лавров белән Әр-Риядта очрашулар сериясеннән соң гарәп илләре санкцияләрдән баш тартуларын белдерделәр. Россияне ОПЕК+ килешүеннән чыгару да тормышка ашырырлык түгел дип санала. Россиядән башка картель таралачак һәм аны яңадан торгызып булмаячак дип куркалар. Дөрес, Әр-Рияд Россия сата алмаган нефть күләмен тулыландырырга вәгъдә бирә, әмма бу «кара алтын»га бәяләрнең төшүенә китерми. Инфляция исә бөтен дөньяда төп проблемага әверелеп бара. Моннан берничә көн элек АКШның финанс министры Йеллен 1980 еллардан соң иң югары күрсәткечкә ирешкән инфляциягә мөнәсәбәттә ялгышканын белдергән иде. Ул бәяләр күтәрелүнең кыска сроклы перспективада төп проблемага әверелүен таныды. Финанс министрының сүзләрен сәүдә министры Раймондо да куәтләде. АКШ Хөкүмәтенең югары чиновниклары төшенәләр: инфляция сызландыра һәм авырттыра торганга әйләнде. Байденның бәяләр сәясәтен америкалыларның бары тик 28 проценты гына хуплый.

Бәяләр күтәрелешенең төп ике сәбәбе бар. Беренчесе – үткән ел Байден игълан иткән коткару планы. Шул план нигезендә бюджеттан зур күләмдә акча бүлеп бирелде, бизнеска һәм гражданнарга өләшенде. Әмма АКШның югары җитәкчелеге ул план тормышка ашырылмаса, эшсезлек хәзерге 3,6 проценттан күпкә югарырак булыр иде дип саныйлар, ягъни икътисади ярдәм пакетын тәнкыйтьләмиләр. Инфляциянең икенче этәргече – энергия чыганакларына кискен күтәрелгән бәяләр. Америкада энергия җитештерә торган куәтләр кытлыкта. Һәрхәлдә Байден администрациясе шулай дип саный һәм илдә бу уңайдан гадәттән тыш хәл игълан ителде. «Мин, Джозеф Р. Кече – Байден, АКШ Президенты, АКШ Конституциясе һәм законнары белән хакимлеккә ия кеше… куллану ихтыяҗын канәгатьләндерерлек электр ясаучы куәтләр җитешмәү куркынычы уңаеннан гадәттән тыш хәл игълан итәм», – дип әйтелә карт лидерның белдерүендә.

Америка кризисында Россиягә каршы санкцияләр зур роль уйнаса да, Вашингтон алардан баш тартырга җыенмый. Киресенчә, өченче дөнья илләрен шул уенга тартып кертергә тели. Саммит Америк дип аталган Америка континенты илләре очрашуында да Ак йорт Латин Америкасы илләрен үз курсына буйсындырырга омтыла. Әмма АКШның гегемонлык дилбегәсе нык бушады соңгы айларда. Латин Америкасының иң зур илләре Бразилия, Мексика һәм Аргентина Мәскәүгә каршы кырыс санкцияләр кертергә теләмиләр дип исәпли Россия сәясәтчесе Андрей Кортунов Кытай газетасы «Global Times»та басылган язмасында.

Вашингтон Трамп Кытайга каршы башлаган сәүдә сугышыннан да кире чигенергә мәҗбүр. Киң куллану товарларына элекке Президент керткән тарифларны бетереп, Кытайдан арзанлы импортка киң юл ачарга ниятлиләр.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 

 


Фикер өстәү