Күпфункцияле үзәк офислары 11-13 июньдә эшләмәячәк

11-13 июньдә Татарстанда “Мои документы” офислары ябык булачак. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

МФЦ бу көннәрдә халыкны кабул итмәячәк. 11 июньдә челтәр һәм сервер җиһазларын яңадан көйләү буенча техник эшләр башкарыла, ә инде 12-13 июньдә хезмәткәрләр Россия көне уңаеннан ял итә.
Бүген офислар гадәттәге график буенча эшли.


Фикер өстәү