Июнь аенда коронавирустан үлүчеләр теркәлмәгән

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән авыруның тагын 100 очрагы теркәлгән. 7 кеше хастаханәгә озатылган. Бу хакта стопкоронавирус. рф порталы  хәбәр итә.

Тәүлек эчендә 145 кеше сәламәтләнгән. Пандемия башланганнан бирле савыгучылар саны 146 562кә җиткән.

Узга тәүлектә оронавирустан үлем очрагы теркәлмәгән. Татарстанда соңгы тапкыр әлеге авырудан үлүчеләр быел 25 майда теркәлгән булган.


Фикер өстәү