Табиб Гөлназ Азизова: Балалар коронавирусны авыррак кичерә башлады

Коронавирусның яңа штаммы барлыкка килгәч, балалар бу чирне авыррак кичерә башлаган. Россия сәламәтлек саклау министрлыгының инфекцияле авырулар буенча штаттан тыш белгече Владимир Чуланов шулай дип белдергән. Белгеч сүзләренә караганда, соңгы арада балалар арасында коронавирусны бернинди билгеләрсез генә уздыручылар да очрый башлаган. Бу нәрсәсе белән куркыныч? Балада коронавирус икәнлекне нинди билгеләр буенча чамаларга? 11 нче номерлы шәһәр балалар хастаханәсе педиатры, Татарстанның атказанган табибы Гөлназ Азизова белән әнә шул сорауларга җавап эзләдек.

– Гөлназ Хәйдәровна, яңа штамм аркасында балалар коронавирусны авыррак кичерә башлады диюләре дөреслеккә туры киләме?

– Әйе, бу, дөрестән дә, шулай. Вирус мутацияләнеп тора. Балаларның иммунитеты аңа каршы тора алмый. Өстәвенә, хәзер боларга башка төр сезонлы вируслы инфекцияләр дә өстәлде. Шул рәвешле хәзер балалар чирне авыррак кичерә. 1 яшькә кадәрге сабыйлар аны бигрәк тә авыр уздыра. Өч яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар коронавирусны чагыштырмача җиңелрәк уздыра. Ковид аларда бернинди билгеләрсез генә дә узарга мөмкин. Шул ук вакытта әлеге төркемгә кергән балалар бу чирне янәшәдәгеләргә дә йоктыра ала.

– Олылардан аермалы буларак, балаларда коронавирус нинди билгеләр белән уза?

– Коронавирус йоктырган баланың температурасы еш күтәрелә. Әмма ул артык югары булмый. 37,2-37,9 градус тирәсендә тирбәлә. Бала бертуктаусыз йөткерә. Башка вируслы инфекцияләрдән аермалы буларак, коронавирус вакытында баланың борынына томау төшми. Ковид вакытында балада эч китү, косу кебек билгеләр дә күзәтелергә мөмкин. Тәненә тимгелләр дә чыга ала. Соңгылары, гадәттә, бала чирнең бик авыр формасы белән авырганда күзәтелә. Сабыйның әйләнә-тирәсендә ковид белән авырган кешеләр булса, һичшиксез баланы да тикшерергә кирәк. Бу очракта табиб өйгә килеп анализ ала, өч көн эчендә нәтиҗәсе әзер дә була.

– Сез телгә алган билгеләр арасында кайсысы иң куркыныч санала?

– Йөткерү, тын кысылу, сулаганда сызгырган тавыш чыгу – коронавирус йоктырган балада күзәтелгән иң куркыныч билгеләр санала. Бала ярсыганда температура бик тиз күтәрелә. Тәнне көзән җыеру, тире астына кан саву кебек билгеләр дә ата-ананы пошаманга салырга тиеш. Андый чакта баланы кичекмәстән хастаханәгә салырга кирәк.

– Бала коронавирус белән авырып терелгәннән соң да табиб күзәтүе астында торырга тиешме?

Коронавирус белән авырган балалар педиатрда исәптә тора. Табиб андый балаларны ай дәвамында тикшерә. Моннан тыш алар пульмонологта да исәптә тора. Балага прививка ясату-ясатмау мәсьәләсе исә иммунолог рөхсәтеннән соң гына хәл ителә.

– Коронавирус белән авырып терелгән балалар арасында өзлегү очраклары еш күзәтеләме?

– Коронавирус белән авырып терелгән балада еш кына ярсучанлык, гел елау, тиз ару кебек билгеләр дә күзәтелергә мөмкин. Бу очракта баланы неврологка күрсәтергә киңәш итәр идем. Ата-анага психолог белән киңәшләшеп алсалар да артык булмас. Коронавирус белән авырган бала терелгәннән соң ике атна узгач кына бакчага, мәктәпкә бара ала.

– Баланың ковид йоктыруын алдан кисәтеп буламы?

– Моның өчен гади генә кагыйдәләрне истә тотарга кирәк. Иң беренче чиратта баланың коронавирус белән авырган кеше белән аралашуын чикләргә кирәк. Гигиена таләпләрен үтәү дә зарур. Теләсә-кайсы вируслы авыруны кисәтү өчен иң беренче чиратта үтәлергә тиешле кагыйдә бу. Чир котырган чорда кеше күп җыела торган урыннарны да читләп үтүең хәерле. Бала йөргән белем бирү оешмасындагы балаларның сәламәтлеге дә дә даими рәвештә контрольдә тотылырга тиеш.

Балаларда күп кенә чирләр нинди билгеләр белән уза?

Билгеләр Соvid-19 Грипп ОРВИ Аллергия
Югары t°С еш еш кайчак юк
Хәлсезлек еш еш кайчак кайчак
Ютәл еш еш еш кайчак
Төчкерү хас түгел юк еш еш
Буыннар авырту кайчак еш сирәк юк
Борынга томау төшү сирәк кайчак еш еш
Тамак авырту кайчак кайчак еш юк
Эч китү еш кайчак юк юк
Баш авырту кайчак еш сирәк кайчак
Тын кысылу кайчак юк юк еш
Ис сизмәү, тәм тоймау кайчак кайчак юк юк

 Динә Гыйлаҗиева

Фото: pixabay.com

 

 


Фикер өстәү