Татарстанда иртәгә һава торышы бозыла

Синоптиклар республика халкын һәм кунакларын якшәмбе көнне, 12 июньдә, һава торышының бозылуы турында кисәтте.

12 июньдә җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр көчәер дип көтелә.

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә -тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, көн эссе булмаячак: төнлә +7..+12 градус, ә көндез +14..+19 градус җылылык көтелә.

Явым-төшемнәр урыны белән булырга мөмкин, һәм алар көчле булмаячак.

 


Фикер өстәү