Безнең туй: милли бәйрәм безне бер-беребезгә ни дәрәҗәдә якынайта?

Кемнәр исән, кемнәр юк икән? Ел буе сагынып көткән Сабан туйлары да килеп җитте. Сагынышканбызмы, сөйләшер сүзләребез бик күп җыелганмы? Мәйданга чыгып, борынгы көйләрне искә төшереп бер биеп алабызмы? Яшьләрнең дә, өлкәннәрнең дә күңелен җилкетә белә бит ул. Олы авылга гына түгел, кечесенә дә кирәк Сабан туе. Милли бәйрәм безне бер-беребезгә ни дәрәҗәдә якынайта?

Колга башына – гармун белән

Кемдер Сабан туен туганнары, дуслары белән очрашырга дип көтеп алса, Арчада яшәүче 69 яшьлек Илфат Әскәров өчен ул колга башына менәр өчен кирәк. Багана очында башы белән дә басып торганы бар аның. Үзе белән гармунын да алып менә әле ул. Берничә секунд эчендә биек колга башында була инде ул. Халык аңа юкка гына маймыл дип кушамат такмаган, димәк. Илфат абый җәен 4–5 Сабан туенда катнашмыйча калмый.

– Элеккеге кебек гайрәт ташып тормаса да, Сабан туена кыш буе әзерләнәм. Өйдә 15 ел элек колга ясап куйган идем, шунда шөгыльләнәм. Төрле күнегүләр ясыйм, стадионга да барам. Көнгә 1–2 сәгать вакытымны кызганмыйм. Ният булса, җиңү дә көттермәс, – ди оптимист Илфат әфәнде.

Бәйрәмнән бүләксез кайтканы юк аның. Әтәчләрне дә шактый алган, иң зур бүләге – скутер. Колга башына менәр өчен хәйләкәрлек тә кирәк. Аяклары шумасын дип балчык, май, сагыз сөртүчеләр дә бар икән, әмма бу гына булышмый. Тырышмасаң, нәтиҗәгә ирешеп булмый. Илфат абый әнә шулай ди. Аның фикеренчә, Сабан туе ихтыяр көче тәрбияли. Ә яшьләр өчен бу бигрәк тә мөһим. Шуңа күрә милли бәйрәмебез ел саен уздырылырга тиеш дип саный ул.

Сөенеч

Арча районындагы Югары, Урта, Түбән Пошалым авылларында соңгы елларда Сабан туе уздырмаганнар. Сала халкы моның өчен ничек борчылганын үзе генә белә. Әлеге өч авылда барысы 261 хуҗалык исәпләнә. Шунысы сөенечле: халык саны кимеми икән.

– Быел бергәләп оештырырга булдык. Яме бер китсә, бөтенләй бетә бит ул. Өйдән-өйгә кереп, бүләк җыйдык. Авыл эшмәкәрләре дә кушылды. Өч авылныкын бергә уздырачакбыз. Кунакка кайтыгыз, – ди Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Васыйл Габделхаков. – Бездә булдыклы, һөнәрле халык яши. Эшли белгәч, бәйрәме дә булырга тиеш. Сабан туе авылны саклаучы чара булып тора. Бер очрашу үзе ел буенча җитәрлек тәэсирләр калдыра. Аның кыйммәте шунда.

Актаныш районының Чиялек авылында да быел кичке Сабан туе үткәрмәкчеләр. Соңгы вакытта туктатылып торган икән. Анда нибары 12 йортта гына кеше яши. Калган йортларның күбесе буш. Шәһәрдә яшәүчеләр җәй көне авылны сагынып кайта.

– Авыл халкы җыелыша, быел уха пешерергә булдык. Бергә җыелышып, бүләген ала. Балалар йөгерешә, капчык киеп чаба, чүлмәк вата… Сабантуй бик кадерле мизгелләр бүләк итә. Бер-берсен сагынышкан авылдашлар туйганчы гәпләшә. Азрак аралашкан саен элемтәләр югала бит ул. Менә шуны югалтмаска иде. Сабан туе кирәк. Кечкенә авыл, зур авыл  дип бүлеп карарга ярамый. Икесендә дә – шундый ук проблемалар. Сабан туе узгач, юлны төзекләндерә башлаячакбыз, – ди Иске Айман авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтханов.

Французга, алманга да кирәк

Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылында быел хатын-кызлар бил алышырга чыкмаячак икән. Элек көрәшеп йөргән апалар инде олыгаеп бара. Яшьләр исә сөлге тотарга теләми. Әмма мәйданда көч күрсәтергә ярышлар болай да җитәрлек. Ике потлы герләрне 150шәр тапкыр күтәрүче егетләр бар монда. Чит ил кунаклары өчен дә кызык монда. Берничә ел элек Германия, Франциядән дә кунаклар килеп, милли йолаларыбыз белән танышып киткән. Бәйрәмгә бүләк җыю бәйрәмендә дә катнашканнар. Алман хатын-кызлары үзләре дә көрәшеп караган хәтта.

 

Күгәрчен дә булсын, күгәрчене дә булмасын ди?! Авылда Сабан туен ак күгәрченнәр очырып башлау гадәте  бар. Авылда берничә хуҗалыкта күгәрчен асрыйлар.

Яшел Үзән районының Бакырчы авылында мотоблоклар ярышы узачак. Сабан туена бүләкне әнә шуларга утырып җыеп йөргәннәр быел. Авылда ат асраучылар юк, шуңа күрә мотоблокны эшкә җиккәннәр. Аны «Бакырчы» дип язылган чигүле сөлгеләр белән бизәп, милли киемнәр киеп, оештыручылар өйдән-өйгә йөргән. Быел узачак бәйрәм «Мөселманнар җыелган җирдә» дип атала. Бергәләп намаз, Коръән аятьләре уку да булачак. Шулай ук милли ярышларга да урын биреләчәк. Кер, катнаш, бүләк от! Һәр авылда Сабан туеның бизәге бул!

Сәрия Мифтахова

Сөлге җыю, яулык җыю, «әрәпә»: Сабантуйга кайда, ничек бүләк җыялар?


Фикер өстәү