Телевизор, мотоблок, суыткыч: Мамадыш сабантуенда лоторея уйнаттылар

Быел Мамадыш сабантуенда бүләкләр зурдан иде. Авыл хезмәтчәннәрен генә зурлап калмадылар, мәйданга кергән һәр кешегә лоторея тараттылар. Шуңа күрә мәйданнан бәйрәм ахырына кадәр халык таралмады.

Иң элек килгән кунакларны төрле милләт вәкилләре каршы алды. Һәр ишегалды үз ризыгы белән сыйлады. Ә мәйданда уеннар кызганган-кызды.

Йөгерүчеләр,чүлмәк ватучылар, көянтә чиләк белән су ташучылар,хәтта капчык белән он күтәреп чабучылар да булды. Ә иң зур тамашачы Эльвин Грей җырлаган сәхнә янәшәсендә иде.

— Сабантуй — кыр эшләре беткәч уздырыла. Әмма быел һава торышының көйсезләнүе аркасында,яз соңга калды. Шуңа да карамастан,шөкер өлгердек. Кырдагылар икешәр смена эшләде. Басуда эш бетмәсә, бәйрәм бәйрәм булмас иде. Авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт, — ди район башлыгы Анатолий Иванов.

 

Быел Мамадышта яшьләр арасында баш батыр булып Ислам Кәримов зур тәкә белән бүләкләнде. Абсолют батыр исеменә лаек булган Эмиль Ахунҗановка суыткыч белән 50 мең сум акча һәм тәкә бирделәр.

Сүз башым шүрәле дигәннән, лоторейда 16 бүләк уйнатылды. 6 телевизор,бер микродулкынлы мич,3 суыткыч, 1 мотоблок, 4 ак төлке тиресе иң бәхетле тамашачыларга эләкте.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү