Татарстан юлында иртән ир белән хатын авариягә эләккән, хатыны һәлак булган

Татарстанның Югары Ослан районында Савино авылыннан ерак түгел М7 трассасында җиңел машина Мәскәү өлкәсе номерлары белән булган фурага барып бәрелә. «Татар-информ»га авария турында шаһитлар хәбәр итте.

Җиңел автомобиль фурага пассажир ягы белән килеп бәрелгән. Автомобильдә гаилә пары була, хатын-кыз авыр җәрәхәтләрдән авария урынында вафат булган. Хатын 60 яшьләр тирәсендә, дип фаразлана. Иренең җәрәхәтләре зур булмаган, табибларның хастаханәгә бару тәкъдименнән ул баш тарткан.

/Татар-информ


Фикер өстәү