Россия көнендә Казан Җиңү паркында «Россия өчен» патриотик акциясен уздырдылар

Татарстан башкаласында Җиңү паркы территориясендә төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе — Россия көнен бәйрәм итүгә багышланган “Россия өчен” патриотик акциясе узды.

“Бердәм Россия” Яшь гвардиясенең Татарстан төбәк бүлеге активистлары парк мәйданчыгында иртәдән үк җыела башлады. Биредә яшь гвардиячеләр интерактив флешмоб-зона оештырдылар: шәһәр халкына һәм шәһәр кунакларына, парк зонасында ял итүче, пазлар форматында Россия картасын «җыярга», дустанә «ак аю» белән фотога төшәргә тәкъдим иттеләр.

Интерактив чаралардан тыш, барлык теләүчеләр активистлар кулыннан Россия триколоры төсләрендә патриотик тасмалар алды.

 

 


Фикер өстәү