«ВТ» журналисты Сабантуйдан әтәч белән кайткан

Быел Мамадыш районының Түбән Яке авылында сабантуен Татарстанның атказанган артисты Илназ Бах, Гүзәл Идрисова, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар гөрләтте.

Көннең бозылып китүе дә комачау итмәде, халык мәйданга агылды. Төрле уеннар уйнап, биеп-җырлап җылындык. Мәйданга җибәрелгән әтәчне тоту бәхете миңа эләкте.
– Быел сабантуебыз бигрәк матур уза. Башкала җырчылары безгә үз җырларын бүләк итеп кенә калмады, бик матур итеп алып баралар да. Күпме авылдашларыбыз кайткан. Сыйныфташлар белән очраштык, дус-туганнарының хәлен белдек. Матур бәйрәм уздырган өчен оештыручыларга рәхмәт, – ди Фәнзилә Тәҗетдинова.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү