Казан иң кунакчыл шәһәрләр бишлегенә эләккән

Россиялеләр фикеренчә, Казан Россиянең иң кунакчыл шәһәрләре рейтингында бишенче урында. SuperJob тикшеренүләренең шундый нәтиҗәләрен бастырып чыгарган.

Россиянең төрле шәһәрләрендә яшәүчеләрдән: «Туристлар агымының артуын телисезме?» дип сораганнар. Казан һәм Чиләбедә яшәүчеләрнең 53%ы уңай җавап биргән, иң югары күрсәткеч волгоградлыларныкы  –  60%.

«Мәскәүлеләрнең 37%ы һәм Петербурглыларның 46%ы башкалага туристларның күбрәк килүе турында хыяллана. Аларның фикеренчә, икътисади тотрыксызлык шартларында бу эш урыннарын саклап калырга һәм яңа урыннар булдырырга ярдәм итәчәк, шулай ук инвестицияләр җәлеп итәчәк», –  ди тикшеренүләрне оештыручылар.

Сораштырылучыларның 22%ы Татарстан башкаласында туристлар агымы артуга каршы чыккан.


Фикер өстәү