45 елдан соң очрашканнар

Мамадыш районының Түбән Сөн сигезьеллык мәктәбен 45 ел элек тәмамлаучылар очрашканнар.

– Әле кайчан гына мәктәп укучылары идек. Гомер бигрәк тиз үтә икән. Мамадыш районының Түбән Сөн сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганга 45 ел вакыт узган да киткән. Шөкер, быел да очраша алдык. Инде ике көн узса да, әле дә шул хисләр белән йөрим. Исән-сау булыгыз, сабакташларым! – дип язып җибәргән безгә укучыбыз Галимҗан Сафиуллин.

Ә сез сыйныфташлар белән очрашып торасызмы?


Фикер өстәү