10 елдан безне ни көтә?

Соңгы бер-ике көндә Россиянең мәгълүмат кырында безнең якын һәм ерак киләчәкне билгеләячәк берничә мөһим фикер яңгырады. Владимир Путин кыска гына итеп: «Ун елдан соң Россия яхшырак яшәячәк», – дигән фараз игълан итте.

Кремль лидерының сүзләрен төрлечә аңларга була. Без килеп кергән менә бу матавык озакка сузылачак икән дип тә, бүген кыен булса да, киләчәктә зур перспектива көтә дип тә.  «Яхшырак яшәү» дигән сүзне матди яктан тормыш җиңелрәк булачак дип аңларга кирәк. Владимир Владимирович аны нәкъ шул контекстта куллана да. Бу юлларның авторы, мәсәлән, күп кенә вакытларда кесәсендә җилләр уйнаса да, үзен дөньяның барлык олигархларына караганда да яхшырак яши дип саный. Бер нәрсәне яхшы беләм: бер генә миллиардер да минем бюджетны күтәрә алмаячак, кыядан түбәнгә сикерәчәк. Без яшибез әле: бернинди өметсезлек юк, иртәгесе көннән курку юк. Тегеләрнең исә андый тынычлыгы, ай-һай, бар микән…

Тик шулай да бу язмада без тормышның матди яклары хакында гына сөйләшербез. Нигә яшереп торырга: бу юлларның авторы да кесәдә акча күбрәк булганын, муллыкны, матди тотрыклылыкны сөя. Кем яратмый инде аны? Күпләрне үз артыннан иярткән лидер исә тормышка объектив карый бу юлы: тиз генә яхшыру вәгъдә итми, ун елдан соң да «яхшы тормыш» түгел, ә хәзергедән яхшырак тормыш фаразлый. Һәм менә анысы өчен дә, хәзергедән яхшырак тормыш өчен дә күп тырышасы бар әле. Кул кушырып утырсаң, күктән алтын яумаячак. Россия бүген «идеаль шторм» дип атала торган гадәттән тыш вазгыятькә тап булды. Дилемма менә шулай куела: сине я упкын йота, я син барлык потенциалыңны эшкә җигәсең дә калкып ярга чыгасың. Россиянең югары җитәкчелеге таныды эшнең катлаулылыгын: болай ук булыр дип көтмәгән идек дигән рәсми сүзләр бер генә тапкыр яңгырамады.

Россия Президентының цифрлы һәм технологик үсеш мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Дмитрий Песков (сүзче Песков түгел, башкасы) якындагы ун-унбиш елда «утрау» шартларында үсәргә туры киләчәген дә игълан итте. Перспективаны ул «технологик суверенитет» термины белән атады һәм бер Россия генә түгел, АКШ, Кытай һәм, бәлки, Һиндстан гигантлары да шул юлдан атлаячак дип фаразлады. Песков сүзләре белән әйтсәк, «утраулашу» «төп приоритет»ка әйләнәчәк, ягъни глобальләштерү белән саубуллашабыз. Бәхәсләшмик, андый тенденция бар. «Ватаным Татарстан»да без ун елдан артык озакламый глобальләштерүнең соңгы аккордлары яңгыраячак дип фаразлап килдек. Безнең фаразлар белән бүгенге җитәкчелекнең фаразларына туры килә икән, моңа сөенергәме, еларамы икәнен генә әйтә алмыйбыз әлегә. Бу юлларның авторы бер генә нәрсәне искә төшерә: дөньядагы зур үзгәрешләр өчен ун ел ук вакыт калмады инде, глобаль системаны җимереп ташлау тизләнәчәк һәм «бөек борылыш» өчен күп булса биш-алты ел вакыт бар. Бу фаразыбызда без ялгыша алабыз, әлбәттә.

Бер нәрсәне искәртик: АКШ һәм Кытайның «технологик суверенитеты» Россия утравыннан бик күпкә аерыла. Боларда технологияләр, фәнни-техник куәт безнеке ише генә түгел, шуңа карамастан өскә ишелеп төшеп килүче бәла-казаларны алар да бик авыр кичерәчәк. Төп ставканы технологияләргә ясарга кирәген хәзер һәркем аңлады инде. Индонезия, әйтик, соңгы көннәрдә генә креатив белгечләрне – яңа технологияләр лидерларын магнит кебек үзенә тартуның зур программасын игълан итте. Өстенлекләр һәм бонуслар – аларга күчкән яшь белгечләрне шулар көтә. Төрекләрнең шундый юнәлештә җитди эшләре бар. Согуд Корольлеге дә шул юнәлештә тырыша. Сүз уңаеннан билгеләп үтик: ул гарәп дәүләте – бүген эчке тулай продуктның үсеше буенча дөньякүләм лидер, 9 проценттан арткан темп белән Кытайны күпкә артта калдырды. Болай да байлыклары ташып торган согудлеләрнең белгечләргә мул итеп түләргә барлык мөмкинлекләре бар.

Россиядә эш менә болайрак: рус патриоты булган һәм рус дөньясы өчен җан аткан Донбасстан килгән күп кенә ай-ти белгечләр дә, Мәскәүдә сигез елдан артык яшәүләренә карамастан, Украина паспортын Россиянекенә алыштырырга ашыкмыйлар. Газета хәбәрчесе шундый яшьләрнең берсеннән ни өчен Россия гражданлыгына күчмәвен белешкәне бар. Украина паспорты визасыз-нисез дөньяга чыгарга мөмкинлек бирә. Төп сәбәп менә шул икән. 24 февральдән соң исә Россия гражданлыгы яшьләрне тагын да ныграк чикли башлады. Дистәләгән мең яшь белгеч чит илләргә күчәргә мәҗбүр булды. Хәтта Көнбатыш илләре дә югары технологияләрдә көч түгүче белгечләрне Россиядән үзләренә тартып чыгаруның астыртын программаларын тормышка ашыралар. Россия утравын бик нык зәгыйфьләндерә ул адымнар. Тагын бер нәрсәне өстик: Россия сәнәгате җиһазларның тузуыннан интегә. Кайбер тармакларда төп фондларның (станокларның дип укыйк) искерүе 60 проценттан узып китә.

Алда китерелгән фактлар һәм саннар югарыга этелеп китү өчен плацдармның бик кечкенә, уңдырышлы туфракның бик сай булуын дәлиллиләр. Элеккечә ваемсыз булып яшәү хәзер мөмкин түгел инде. Күнегелгәнчә дәвам итсәк, бик авыр хәлдә калачакбыз. Юлдагы төп киртә – Россиядәге бюрократик аппаратның бик акрын кыймылдавы, хәрәкәтләнергә теләмәве, үзгәрешләрне яратмавы. Кремльдә моны бик яхшы аңлыйлар. Путин яшь эшмәкәрләр белән очрашканда: «Карарлар кабул иткәндә, бюрократиядән арынырга кирәк, санкцияләргә җавап шул булачак», – диде. Бик авыр һәм катлаулы мәсьәлә бу. Андый теләкләр моңарчы да күп яңгырады. Объектив булыйк: эссез үтмәделәр алар. Күп кенә документлар алу, рөхсәткә ирешү МФЦлар гамәлгә керү белән тизләште һәм җиңелләште. Әмма мөһимрәк проектларны тормышка ашырганда, чиновниклар диктаты үз эшен эшли әле.

Дәүләт Думасы яңа гына укытучылар җилкәсеннән бюрократик йөкне төшерү турында закон проектын беренче укылышта кабул иткән икән. Моңарчы укытучыларны кәгазь боткасыннан арындырырга вәгъдә бирмәгән бер генә министр да калмады. Әмма вазыйфаны башка лидерга тапшырганда барысы да мәгариф системасын тагын да ныграк кәгазь астында калдырып киттеләр. Вазгыять үзгәрерме, көтеп карыйк. Икътисадчы профессорларның берсе: «Базар икътисадының төп ресурсы ул – дурак», – дигән иде. Ягъни моңарчы алны-артны карамыйча куллануга исәп тоткан кешеләр тәрбияләү бурыч итеп куелды. Ул бурыч уңышлы үтәлде: җәмгыятьне кредитоманнар басты. Хәзер максатны үзгәртми булмый. Иҗтиһад итәргә, яңаны булдырырга, төзергә мотивлаштырылган яшьләр таләп ителә. Я шуңа ирешәбез, я «утрау» бата инде. Сайлау өчен ике генә юл калды.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү