Татарстанда берәү дорфа җавап биргән өчен ир белән хатынны үтергән

Татарстан Югары суды Ренат Зиннуров эше буенча язма материалларны өйрәнә башлаган.

Искәртеп узабыз, тикшерү фаразы буенча, узган елның июнендә Чаллының Тургай урамындагы Боровицкий коттедж бистәсендә 70 яшьлек Фәридә белән 75 яшьлек Назыйф Хәбибуллиннар үтерелә. Ир белән хатынның шәһәрдә танылган «Ажур» шторалар салоны була. Гаилә өч катлы зур йортта яши, соңгы 15 елда 50 яшьлек Ринат Зиннуров аларга хуҗалык эшләрендә ярдәм итә.

Хөкем ителүче хуҗабикә аның биргән соравына дорфа җавап биргәнлектән җинаять юлына баса. Зиннуров аңардан: «Ял көннәрендә килергә кирәкме?» дип сорагач, хатын әдәпсез лексика сүзләре кулланып җавап бирә. Ачулы ир хатынга пычак һәм чүкеч белән ташлана. Башта хатынны, аннары аның ирен үтереп кача.

Татарстанда ир белән хатынны йорт эшләре буенча ярдәмчеләре үтергән


Фикер өстәү