Булганда, ник бирмәскә?

Элек шәһәр халкы үзе кимәгән киемне  авылдагы туганнарына кайтара иде. Төенчек белән кайткан күчтәнәчкә ничек кенә сөенәләр иде! Хәзер авыл кешесе дә  заманнан калышмый, өс-башын яңартып кына тора. Тик исраф булмасын өчен артыгын кая куярга? Балтач халкы башкаладагы  «Приют человека» тернәкләндерү үзәгенә ярдәм итү йөзеннән,  кием-салым җыю акциясе оештырган.

Узган атнада  балтачлылар мохтаҗларга бер олау кием алып килгән. Әйдә, ярамаган тагын дип, аунап яткан, иске киемнәр  китермәгән алар. Киресенчә, шкафта эленеп торганын, чиста, юылганын җыеп алып килгәннәр. Әле бит кайберләре анысын да: «Бер генә мәртәбә кигән идем, кабул итәрләрме икән, ачуланмаслармы?» – дип кыенсынып кына тәкъдим иткән. Яшьләр дә, өлкәннәр дә  өлеш чыгарган. Бигрәк тә  урта яшьтәгеләр актив катнашкан.

Игелекле чара ун көн дәвамында барган. Әлеге акцияне оештыручылар – Нормабаш авылы клубы мөдире Рузилә Шамкаева белән  «Балтач нуры» мәчете имам-хатыйбы Илгиз хәзрәт Әхмәдуллин. Моңа кадәр дә инвалидлар өчен хәйрия концертлары оештырганнары булган.

– Илгиз хәзрәт бу хәбәрне имамнар жыелышында җиткерде. Шуннан соң Балтач, Норма, Кариле мәчетләрендә кием жыю пунктлары оештырылды. Шулай ук  район газетасы редакциясе баш редакторы  Вакыйф Зәкиев тә мәгълүматны район буенча таратырга булышты. Битараф булмаган барлык кешеләргә рәхмәт, – ди Рузилә Шамкаева.

Рузилә әйтүенчә, кайберәүләргә, булышырга кирәк иде, дигән бер сүз җитә. Район халкы бу юлы да киемнәр белән бүлешергә атлыгып торган. Берәүләр мендәр, юрганнар китерсә, икенчеләр – кышкы, өченчеләр бала киемнәре китергән. Кием  бар иде, диючеләрнең өйләренә дә барып алганнар. «Авыл кешесе дә булыша ала, бирерлек әйбере бар. Өлеш чыгара икән, рәхмәттән башка сүз юк. Элек районда хәйрия кибете бар иде, тик ихтыяҗ булмагач, аны яптылар. Кирәк булса, кеше кергән булыр иде. Барысы да бушка бит.  Без Казанга чыннан да мохтаҗ булганнарга илттек. Приютта эшләүчеләр әйтүенчә,  абынган кешеләрнең дә матур тормышка, әйбәт киемгә, тәмле ризыкка  хакы бар. Мин дә  моның белән килешәм», – ди Рузилә.

Приютка баргач, балтачлыларның күңелләре бөтенләй үзгәреп кайткан. Шәһәр халкы аларның күз алдында үзенә кирәклесен алып киткән. Алар арасында күпбалалы гаиләләрдән килүчеләр дә бар. Кемнеңдер пенсиясе ашарына җитми. Берәүләр эшсез калган, әлегә авырлык кичергән чаклары. Андыйларның оялып торыр чагымыни? Биргәннең йөзенә карамыйлар.

Үзәктә социаль мунча, ашханә, кер юу, кием бирү бүлеге эшли. Юрист, психолог ярдәме күрсәтелә. Һәм болар барысы да – бушка. Эшкә урнаштыру мөмкинлеге дә  бар. Кемдер үзәкнең бакчасындагы  түтәлләрнең чүбен утый. Әлбәттә, болар яңалык түгел. Тик тормыш авырлыкларында  бер ялгызы калганнарга  аякка басар өчен бер мөмкинлек бу. Абынганнарга кул сузучылар бар һәм алар аз түгел. Алар үзләре дә  ярдәм көтеп кенә ятмый, бер кат тернәкләнгәч, башкаларга булыша.

Бу акция соңгысы булмас. Икенчесен  оештыру турында уйлана башлаганнар инде. Илгиз хәзрәт  игелекле эшкә башка авылларның халкын да җәлеп итәргә җыена. Әлбәттә, кушылырлар. Берәүгә кирәкмәгән, икенчегә кирәк бит.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү