«Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәте вакытлыча икенче бинада урнашачак

Татарстандагы «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәте вакытлыча икенче бинада урнашачак. Бу хакта Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов әйтте.

«Бүгенге көндә тикшеренү эшләре бара. Шуңа күрә янгын сәбәпләре һәм зыян күләме турында сөйләргә иртәрәк әле. Хәзер тиз арада «Йолдызлык»ны башка мәйданчыкта вакытлыча урнаштыру мөмкинлеген табарга кирәк. «Созвездие-Йолдызлык» – ул безнең байлыгыбыз. Хәрәкәт инде 20 елдан артык иҗади кадрларның чыныгу урыны булып тора, алар республикадан читтә дә яхшы таныш», – диде министр.

14 июньдә Казанның Гладилов урамында «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе урнашкан тарихи бинада янгын чыгып, коткаручылар 500 кв.метр мәйданга җәелгән утны 6 сәгатьтән артык сүндерде. Бу очрак буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү эше бара. Әлегә янгынның сәбәпләре һәм берничә ел элек зур ремонт кичергән бинага нинди зыян килгәнлеге турында рәсми мәгълүмат юк.


Фикер өстәү