Йомшак бәхет: песи тотуның үз рәхәте һәм мәшәкате бар

Кемгә нәрсә, тавыкка тары, дигәндәй, хезмәттәшем песи баласы сатып алу турында хыяллана башлады.

Озак эзләде Интернет челтәреннән үзенә ошаганны. Һәм ниһаять, тапты. Тик ерактан – Ульян өлкәсендәге бер шәһәрдән. Бәясе дә бар – 10 мең. Шуның өстенә алып кайткан өчен машина хуҗасына дүрт мең түләргә һәм махсус әрҗә сатып алырга кирәк икән. Нишлисең, тәмам “гашыйк” булды бит песи баласына, кайтартты.

Эштәгеләр аңа төрле яклап киңәш бирә. Кыскасы, эш көнебез Стелланың хәлен белешүдән башлана. Төшке аш вакытында фотолар, видео карап кинәнәбез.

Бер көнне икенче хезмәттәшем авылдагы песиләренә иптәш алуы турында әйтте. Бигрәкләр дә сөйкемле күренә рәсемдә. Маңгаендагы ап-ачык күренеп торган “м” хәрефе йөзенә бигрәкләр дә килешә инде. Шуңа да элекке хуҗасы аңа Малыш дип исем биргән. Тик менә авыл тормышына, аннан да гайре яңа дустына ияләшә алырмы икән ул? Яллардан соң коллегабызга биргән беренче соравыбыз шул хакта булды. Йорт хайваннары аның белән элемтә урнаштырырга теләсә дә, Малышыбыз “борын чөергән”. Син нәрсә – ул бит шәһәр мәчесе! Ә менә ишегалдындагы буш чиләкне үз иткән, хәтта уен мәйданчыгына әйләндергән. И гамьсез балачак. Сез дә карагыз әле шул видеоны.

Нурисә Габдуллина, Түбән Кама.


Фикер өстәү