Татарстаннан ике кеше Россиянең дәүләт бүләкләренә лаек булган

Татарстанда яшәүче ике фидакарь дәүләт бүләкләре белән бүләкләнәчәк. Россия Президенты Владимир Путин тиешле Указга кул куйган. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми интернет-порталына урнаштырылган.

Шулай итеп, Татарстан Янгын сагы Чаллы янгынга каршы хезмәте отрядының Тукай районы Биклән авылында янгынга каршы хезмәтнең аерым посты башлыгы Рамил Фәрдиев “Янгын сүндергәндәге батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнгән. “Исәпләү системалары фәнни-җитештерү берләшмәсе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең бүлек башлыгы Виктор Грот массакүләм коммуникацияләрне һәм мәгълүмати технологияләрне үстерүгә зур өлеш кертүе, күп еллар буе намус белән эшләве өчен Дуслык орденына лаек булган.


Фикер өстәү