Казанга ял көннәре сәфәре 14 процентка кыйммәтләнә

Татарстан башкаласына ял көннәре сәфәре пандемиягә кадәрге чор – 2019 елдагы белән чагыштырганда 14%ка кыйммәтләнеп, 6521 сумнан 8500 сумга кадәр күтәрелгән. Tinkoff Data белгечләре, WeekendTripIndex – ял көннәре сәфәре индексына таянып, шундый нәтиҗәгә килгән. Мәскәүдә, Ялта, Сочи, Санкт-Петербург һәм Владикавказда ял итү аеруча нык кыйммәтләнгән.

Казан кунакханәсендә кунып чыгу хакы 7 процентка артып, 2689 сумга җиткән (бер елда 7 процентка үскән). 2022 елда Мәскәүгә, Санкт-Петербург, Сочи, Казан һәм Калининградка сәфәрнең уртача бәясе узган елдагы белән чагыштырганда 5-7 процентка артачак.

Пандемия сәбәпле, эчке туризмның өлеше үскән: 2020 елда 80 процент (тышкы туризм — 20% ), 2021 елда – 90 процент (тышкы туризм – 10%) тәшкил иткән. Пандемиягә кадәр бу күрсәткеч 50 проценттан кимрәк булган.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, “Ростуризм” порталы (Russia.Travel) Россия буйлап автомобильдә сәяхәт итү өчен 133 маршрут тәкъдим иткән. Исемлектә Золотое Кольцо, Карелия, Кола ярымутравы, Кырым, Төньяк Кавказ, Себер, Урал һ.б. күрсәтелгән.


Фикер өстәү