2024 елда Казанда тарихта беренче тапкыр Киләчәк Уеннары узачак

Чемпионат 2024 елның февралендә үткәрелә.

Казан, тарихта беренче тапкыр буларак, яңа халыкара турнир – 2024 елда Киләчәк Уеннарын үткәрү хокукын алды. Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Петербург халыкара икътисади форумында шулай дип белдергән.

— Лаеклы җиңү бу. Уеннар ачылуга ел ярымнан аз гына күбрәк вакыт калып бара. Безгә моңа кадәр беркем дә эшләмәгәнне хәл итәргә туры киләчәк. Һичшиксез, зур сынау бу. Казанның аны бик яхшы итеп башкарып чыгачагына һәм сокландыргыч спорт чарасын уздыру үрнәген күрсәтәчәгенә ышанам, – дигән ул.

Чемпионатка киберспорт, робот техникасы, мәгълүмати технологияләр һәм ясалма интеллект өлкәсендә соңгы эшләнмәләр җәлеп ителәчәк. Ярышлар, технологияләрдән, цифрлы мохиттән һәм физик активлыктан файдалану нигезендә, 15 инновацион юнәлеш буенча үткәреләчәк.

Халыкара спорт чарасын 2024 елның февраль аенда уздыру күздә тотыла. Ярышларга бөтен дөньядан иң яхшы клуб командалары һәм “йолдыз”лы спортчылар чакырыла. Мәдәни һәм күңел ачу программалары да планлаштырыла.

Заявкалар 2021 елның ноябрендә кабул ителә башлаган инде. Проект белән Россиянең 40 төбәге кызыксынган. Алар арасында – Мәскәү, Санкт-Петербург, Калуга, “Сириус” федераль территориясе һ.б.
Казан мэры Илсур Метшин, шәһәр яңа турнирны үткәрергә һәм аны илебез тарихының цифрлы алтын сәхифәсенә әйләндерергә әзер, дип белдергән.


Фикер өстәү