Владимир Путин күпбалалы гаиләләргә көллияттә түләүле уку өчен компенсация бирергә кушкан

Мәсьәлә 1 августка кадәр каралырга тиеш.

Россия Президенты Владимир Путин күпбалалы гаиләләргә көллияттә түләүле уку өчен компенсация бирү мөмкинлеген карарга кушкан. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәсьәләне өйрәнү һәм аны хәл итү вакыты – 1 августка кадәр. Шуннан соң ул алты айга бер тапкыр каралырга тиеш. Компенсацияне өлешчә генә бирү планлаштырыла.

Моны хәл кылуга өчен җаваплылык субъектлар җитәкчеләренә төшәчәк.

Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Владимир Путин “Герой-ана” исеменә лаек булган хатын-кызларга бер тапкыр – 1 миллион сум, медаль белән бүләкләнүчеләргә – 200 мең сум түләү турында игълан иткән иде.


Фикер өстәү