«Тынлык сәгате» тынгысыз күршеләрне тынычландырырмы?

Көндез иркен яшәргә ияләшкән күршеләргә бераз тынып торырга туры килмәгәе. Татарстанда көндезге 1дән 3кә кадәр «тынлык сәгате» кертелергә мөмкин. Хәзерге вакытта мондый тәртип илнең 25 төбәгендә бар. Чикләү кертеп кенә күршеләрне, урамда шаулашырга яратучыларны акылга утыртып булырмы?

“Туйдырдыгыз сез!..”

Ике күрше арасын бозу өчен күп кирәкми хәзер. Бигрәк тә шәһәрдә. Боравыңны кабызып, бераз дырылдатып алу яки кычкыртып җыр тыңлау да җитә. Икенче көнгә сиңа караш бөтенләй башка булачак. Әйткәнгә битараф калсаң, полиция хезмәткәрләре килеп тә җитәргә мөмкин. Йокы, тынлык дигәнең күрше мөнәсәбәтләренә караганда да кадерлерәк.

– Без ипотека йортында яшибез. Бала тәрбияләүче яшь гаиләләрнең үзәгенә үткән мәсьәлә бу. Көндез сабыең йокыга гына китүгә, үч иткәндәй, йә бораулый, йә чүкеч белән нәрсәдер кага яки шаулаша башлыйлар. Мондый тавышта бала йоклатып буламы? Башка вакыт таба алмыйлармы икән? Тавышланмагыз дип, һаман саен күршеләрнең ишекләрен кагып та, «Ватсап» төркемендә кисәтү ясап та булмый бит. Шуңа күрә көндез «тынлык сәгате» кертсәләр, бик сөенер идек, – ди Казанда яшәүче декрет ялындагы Эльвира Сәлимова.

Әмма бу фикер белән һәркем килешми. Ремонт башлаган кешенең эшен тизрәк тәмамлыйсы килә. Үз өендә музыка тыңлау, телевизор карау, тузан суырткыч кабызуның ни гөнаһы бар, янәсе. Андыйлар, сез генә бала үстергән, дип яшь әниләрне сүгә. Шәһәр фатирларында күршеңнең бераз кычкырып сөйләшкән тавышы да ишетелә, башкасын әйткән дә юк. Әнә беркөнне күршеләренең каты басып йөрүе безнең йортта яшәүче Ксениянең эчен пошырган. Китте «Ватсап»та язышу! Туп уйнаган өчен балаларга да эләкте. Дөрес генә әйткәндә, бу мәсьәләне ике көннең берендә искә алалар. Йокыга китә алмаучыларның ачуы тагын да яманрак.

Яшьләр «Ватсап»та парын чыгарса, әбиләр подъезд төбендә зарланыша.

– Безгә фатирны сатканда, өебез шундый тыныч, күршеләр бик әйбәт, дигәннәр иде. Алай ук булып чыкмады. Өстәге катта тавышның беткәне юк. Кичке сәгать 10нан соң тормыш яңа башлана гына әле. Күпбалалы гаилә, ахры. Дөбер-шатыр йөриләр, кычкырышалар, елыйлар. Нинди тәртипсез гаилә бу? Әти-әниләре балаларын тыңлата белми, үзләре дә тыныч кына утыра алмый. Аптырагач, фатирны сатып китикме әллә, дип тә уйлаган идек. Бәхет эше: күршене сорап алмыйлар. Яңа урында шундый ук кеше туры килсә, тагын кая бармак кирәк, – ди пенсионер Зинаида Константинова.

Бигрәк тә фатир арендалаучы гаиләләргә диңгез тубыктан. Кычкыртып, музыка тыңлыйлар, төнгә кадәр бәйрәм. Тулай торакта тынычрак та түгелме икән әле?

Өч ел эчендә 2400 кешегә штраф салынган

Хәзерге вакытта Татарстанда «Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында» закон гамәлдә. Аның буенча кичке сәгать 10нан иртәнге 6га кадәр тавышланырга ярамый. Ял һәм бәйрәм көннәрендә бу кагыйдә иртәнге 9га кадәр дәвам итә. Узган атнада Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында депутатлар әлеге законның ни дәрәҗәдә үтәлгәнен тикшерде. Комитет рәисе Шакир Яһудин белдергәнчә, 2020 елдан алып быелның мартына кадәр законны бозган 2,4 мең кеше штрафка тартылган. Шушы вакыт эчендә 3205 кисәтү ясалган. Мондый очракларның күбесе 2020 елда теркәлгән. Ул вакытта халыкның берникадәр үзизоляциядә утырганын да искә төшерү артык булмас.

Аңлашыла инде, тынычлыкны күбрәк кала халкы таләп итә. Казанда яшәүчеләр, әйтик, күршеләреннән, шулай ук транспорт тавышынан, төзелештәге, урамдагы, ишегалдындагы, кибет, кафе-рестораннардагы шау-шудан зарланган. Соңгы вакытта исә Дәүләт Советына көндез дә «тынлык сәгате» кертүне сорап, мөрәҗәгатьләр еш килә башлаган. Бигрәк тә яшь әниләр һәм өлкәннәр көндезге 1дән 3кә кадәр тынлык сорый. Әйтик, соңгы өч елда Чаллыдан гына да көндез шаулашуга кагылышлы 40 гариза килгән. Шакир Яһудин әйтүенчә, депутатлар республика законына өстәмә үзгәрешләр әзерләү мәсьәләсен өйрәнәчәк.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова да әлеге тәкъдимгә карата үз фикерен белдерде. Аның әйтүенчә, иң мөһиме – халыкның фикерен белергә кирәк.

– Без әлеге тәкъдимгә ничек кенә карасак та, парламентарийларның бурычы – халык мәнфәгатьләрен исәпкә алу.  Республикада яшәүчеләрнең андый ихтыяҗы бар һәм  күпчелекне тәшкил итә икән, димәк, ул канәгатьләндерелергә тиеш. Димәк, алар мәсьәләне хәл итү юлларын табарга тиеш, – диде Лилия Галимова.

Эт өрсә, авызын каплап булмый…

Кыскасы, проблема, депутатларга уйланырга җирлек бар. Көндез тынлык сәгатьләре кертү турында Татарстан торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсе буенча җәмәгать контроле төбәк үзәгенең башкарма директоры Дмитрий Романовның фикерен белештек. Мондый чикләүләр кертүнең әллә ни авырлыгын күрми ул. Аның фикеренчә, хәл итәсе тагын да зуррак мәшәкатьләр бар.

– Дөресен әйткәндә, безгә мондый шикаятьләр бик аз килә. Әйтик, бертуктаусыз ремонт ясаудан зарланучылар бар. Аның каравы йортларның «Ватсап» чатларында, шаулыйлар, дип күп язалар. Үзара сәгатьләр билгеләп, аңлашкан вакытлары да була. Бу – шәхси очраклар. Яңа йортка күчкәч, хуҗаларның ремонт ясыйсы килә. Көндез билгеле бер сәгатьләр кертелгәндә, бу эшләр тоткарланып торачак, – ди Дмитрий Романов. – Элек андый проблема юк иде. Кешеләр башкача, таләпчәнрәк дип әйтимме шунда. Менталитет та үзгәрә, һәркемнең үз кагыйдәсен кертәсе килә. Мондый чикләү кертелсә, начар булмас, күршеләр шауларга ярамавын белеп торачак. Әмма эт өрсә, аның авызын каплап булмый бит. Моны никадәр хупларлар, белмим. Әмма миңа калса, бер сәгать тә җиткән.

Татарстанда бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец әйтүенчә, әлеге закон проекты балалары булган әниләргә ярдәм итүне күздә тота.

– Бу тәкъдим нәкъ менә балаларга, бигрәк тә сабыйларга ял итәргә мөмкинлек бирүгә бәйле. Гомумән, мин балалары кычкырган гаиләләргә карата дәгъвалар булачагына шикләнәм. Бу тыю күбрәк ремонт үткәрүчеләргә кагыла. Чүкеч белән кагу һәм бала елау арасында аерма бар. Шулай ук төнге клуб урнашкан йортта иртәнгә кадәр музыка кычкыртып, йокларга ирек бирмәү белән төнлә бала уянып кычкыру – икесе ике нәрсә, – ди Ирина Волынец.

Татарстанның атказанган артисты, баянчы Илфат Шәехов фатирында тавыш яздыру студиясе урнашкан.

– Әмма аңа карап, дөбер-шатыр кычкырып, тавышланып эшләмибез. Берәүнең дә зарланганы юк әле. Киресенчә, күпләр баян уйнаганны яратып тыңлыйбыз, диләр. Хәзерге фатирларда бөтен нәрсә ишетелә: күрешенең нәрсә эшләгәнен бик тиз чамалыйсың. Әмма иң яманы – исерек күрше белән борау тавышыдыр, мөгаен, – ди Илфат Шәехов. – Көндез “тынычлык сәгате” кертәләр икән, мин шат кына. Кеше ял итеп алырга тиеш. Закон бер хәл, иң мөһиме – мөнәсәбәт. Мин күршеләремне һәркайсысын беләм. Алар белән уртак тел табып яшим. Өстәге күршенең эштән арып кайткан чаклары була. Комачаулыйм икән, шалтырата – шулай сөйләшеп куйдык. Һәр нәрсәдә чама булырга тиеш.

Нәрсәне белергә кирәк?

Гөлнара Беглова, «Ялилов һәм Партнерлар» юридик фирмасы юристы:

– «Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында» республика законын бозучылар административ җаваплылыкка тартыла. Әлеге статья кисәтүне дә, административ штраф салуны да күздә тота. Әйтик, гражданнарга 500дән 1000 сумга кадәр штраф яный. Бу хәл бер ел эчендә тагын кабатланса, штраф күләме 1500-2000 сум булырга мөмкин. Гамәлдәге закон нигезендә, җавапка тарту өчен гражданнарның субъектив фикере нигез булып тора. Димәк, һәркем тынлыкны бозуны үз хисләреннән чыгып бәяли. Минемчә, бу дөрес түгел. Зыян күргән як законны явыз ният белән кулланырга да мөмкин.

Әлбәттә, көндезге «тыныч сәгать» кечкенә балалары булган һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен бик кирәк. Әмма моны кертсәң, явыз ниятләрне бетерү өчен, минемчә, рөхсәт ителгән тавышның чикләрен һәм аны үлчәү принципларын беркетергә кирәк. Юкса аны кабул иткән очракта, әлеге закон тагын да күбрәк бәхәсләр китереп чыгарачак.

Төнге вакыт эш көннәрендә 22.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр, ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә 22.00 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр.

Төнлә гражданнарга түбәндәгеләр тыела:

1) төнге вакытта гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны бозуга китергән очракта телевизор, радиоприемник, магнитофон һәм башка тавыш чыгара торган, шул исәптән транспорт чараларында, сәүдә объектларында, җәмәгать туклануы объектларында һәм күңел ачу үзәкләрендә урнаштырылган җайланмаларны куллану;

2) сак сигнализациясен, шул исәптән транспорт чараларында билгеләнгән тавыш сигналларын вакытында сүндермәү, йә төнлә гражданнарның тынычлыгын бозуга китергән төзек булмаган сак сигнализациясен куллану;

3) пиротехник чараларны куллану;

4) музыкаль инструментларда уйнау, сызгыру, җырлау, шулай ук төнлә гражданнарның тынычлыгын бозган тавышлар чыгару;

5) ремонт, төзелеш, төяү-бушату эшләре башкару.

Шулай ук гражданнарның тынычлыгын тәэмин итә торган объектлар да билгеләнгән. Хәзерге вакытта аларга түбәндәгеләр керә:

1) күпфатирлы һәм шәхси торак йортлар, шул исәптән аларда урнашкан гомуми файдаланудагы урыннар;

2) белем бирү оешмалары, балалар, картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар, интернат бүлмәләре булган хастаханәләр, диспансерлар һәм башка медицина оешмалары, шифаханә, ял йортлары, пансионатлар, оешмалар;

3) кунакханәләр һәм тулай торак бүлмәләре;

4) йорт яны территорияләре;

5) кемпинг, мотельләр, ял базалары территорияләре;

6) бакчачылык территорияләре.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 

 


Фикер өстәү