Владимир Путинның ял итү урыннары буенча туристлар өчен маршрут эшләнгән

Ростуризм биш илкүләм туристик маршрут әзерләгән. Аларның берсе – «Себер каникуллары» маршруты Россия Президенты Владимир Путинның тайгада ял итү урыннарын үз эченә ала.

Яңа маршрутлар турында Ростуризм башлыгы Зарина Догузова кичә XXV Петербург халыкара икътисади форумында сөйләде, дип хәбәр ителә федераль агентлык сайтында.

Красноярск крае, Хакасия һәм Тыва территорияләре буенча уза торган маршрутның озынлыгы — сигез көн, озынлыгы -1,2 мең километр. Әлеге маршрутка Тывада буддизмның дини урыннары, Саяно-Шушенск ГЭСы, шулай ук гаҗәеп артефактлар — скифлар алтыны, Урта Енисейдагы борынгы патшалык юлбашчылары төрбәләре кертелгән.


Фикер өстәү