Татарстан инвестиция шартлары буенча Илкүләм рейтингта икенче урынны алды

Петербург халыкара икътисад форумында Россия төбәкләрендә инвестиция климаты буенча Илкүләм рейтинг игълан ителде. Татарстан – икенче урында. Рейтингта Мәскәү – беренче, Мәскәү өлкәсе өченче урында урнашкан.

Россия Президенты йөкләмәсе буенча рейтингны «Яңа проектларны үстерү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» төзи. Аның максаты – илнең барлык төбәкләрендә дә тигез уңайлы инвестицион климат булдыруга ярдәм итү.

2022 елдан башлап төбәкләр 4 юнәлеш буенча 64 күрсәткеч буенча анализлана: җайга салу мохите, бизнес өчен институтлар, инфраструктура һәм ресурслар, кече эшкуарлыкка ярдәм итү. Күрсәткечләрне исәпләгәндә статистика мәгълүматлары, төбәк экспертлары биргән бәя, эшкуарлар арасында уздырылган сораштыру исәпкә алына. Татарстан 7 ел дәвамында рейтинг лидерлары өчлегенә керә.


Фикер өстәү