Пенсияне өчтән бер өлешкә диярлек арттырырга ниятлиләр

Эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 2025 елга өчтән бер өлешкә арттырылырга мөмкин. Бу хакта РБК 2023 елга һәм пландагы 2024, 2025 еллар чорына Пенсия фонды бюджеты проектына таянып яза.
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, якындагы өч елда иминиятләштерү пенсияләрен түбәндәгечә арттыру күздә тотыла:
• 2023 елның 1 гыйнварыннан – 6,8%ка (нәтиҗәдә эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсиясе 22 174 сумга җитәчәк);
• 2024 елның 1 гыйнварыннан – 6,1%ка (уртача пенсия 23 390 сум күләмендә тәшкил итәчәк);
• 2025 елның 1 февраленнән – 4%ка һәм 2025 елның 1 апреленнән – 3,6%ка ( 24 477 сум булачак).
Иминиятләштерү пенсиясенең төп өлеше дә пропорциональ рәвештә үсә: 2023 елда – 7 711 сумга, 2024 елда – 8 182 сумга, 2025 елда – 8 509 сумга җитәчәк.
Шул ук вакытта эшләүче пенсионерларның пенсиясе күләме якындагы өч елда үзгәрмәячәк.

 


Фикер өстәү