Якындагы өч ел эчендә Казанда Трансплантология үзәге ачу күздә тотыла

Казанда якындагы 2-3 ел эчендә Идел буе федераль округы өчен органнарны күчереп утырту үзәге ачылырга мөмкин. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белдергән.

“Трансплантология үзәге Республика клиник хастаханәсе базасында урнаштырылачак. Хәзерге вакытта корпусны проектлау эшләре алып барыла”, – дигән министр ТАСС хәбәрчесенә.

Май аенда Сәламәтлек саклау министрлыгы Казанның югары технологияле медицина корпусы базасында Трансплантология үзәген булдыру планнары турында белдергән иде. Татарстан башкаласында Трансплантология үзәген ачу өчен Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының төп учреждениесе – Шумаков исемендәге федераль үзәк белән үзара килешенүләр турында хәбәр ителде. Хәзерге вакытта проектның бәясе исәпләп чыгарыла.


Фикер өстәү