Кичә Әлмәтнең Заречная урамында төнге уникедә авария булган, дип хәбәр итә Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
37 яшьлек Audi Q7 машинасы йөртүчесе 44 яшьлек хатын-кызны һәм аның 9 яшьлек кызан бәрдерә.
Алынган җәрәхәтләрдән хатын үлгән, бала хастаханәдә авыр хәлдә.
Юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана.