Дини мәҗлеснең максаты: чама хисе һәм ихлас ният кирәк

Тормышыбызның никадәр бәрәкәтле, мул булуын мәҗлесбәйрәмнәрдән дә чамаларга була. Ашсу җыйганда йорт хуҗалары табынны да мөмкин булганча затлырак, мулрак итеп корырга тырыша, сәдака, бүләккүчтәнәчләрен дә өеп бирә.

Аш уздыруның нинди таләпкагыйдәләре бар? Дини мәҗлескә барганда күчтәнәч алу кирәкме? Табын корганда нәрсәләрне истә тотарга?

 Бу һәм башка кызыксындырган сорауларга Алмаз хәзрәт Галимҗанов җавап бирде.

  Хәзрәт, дини мәҗлеснең максаты бит ашауэчү генә түгел. Мәҗлес  җыюның асылын аңлатсак иде.

– Аш уздыруның максаты-асылы – өйгә Коръән укыту. Ягъни Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, йорт хуҗалары ниндидер максат белән мәҗлес җыя. Имамның максаты – аңлаешлы, кеше кабул итәрлек итеп вәгазь сөйләү, Коръән уку, дога кылу. Йортта Коръән укыту бик хәерле. Хәдисләрдә дә бу хакта еш әйтелә, андый йортка шайтан кермәс, бәрәкәт булыр, диелә.

Кызганыч, соңгы вакытта шул күзәтелә: ашка ризыкны кирәгеннән артык әзерлиләр. Ул кала. Исраф ике төрле була. Берсе – күп ашау, икенчесе – ризыкның артып калуы. Әлбәттә, кунак җыеп, әзерләгән ризыклар ашалып бетсә, бик яхшы. Әмма күп очракта алай түгел. Кирәгеннән артыкны әзерләргә кирәкми.

Бу җәһәттән табын кору буенча нинди киңәш бирерсез?

– Бар дөньяны шаккатырам дип эшләргә кирәкми. Иң мөһиме – ихлас ният, Аллаһы Тәгаләнең кабул кылуы. Аш уздырырга җыенганда, ризыкның хәләл булуын карарга кирәк. Күплегенә түгел, сыйфатына басым ясау хәерле. Күп очракта, кызганыч, хәләллегенә игътибар ителми. Авылдан килгән ит хәләл инде ул, дибез. Әмма мал суйганда «бисмилләһ» әйтелмәсә, бу ит хәләл булмый бит. Сыр, ит, краб таякчыклары куйганда игътибарлы булырга кирәк.

Кайбер җирләрдә кунак өчен аерым пакетлар тутыралар, өчдүрт кисәк пирогны тәлинкәгә бүлеп, алларына куялар. Болай эшләү дөресме?

– Бу, чыннан да, модага кереп китте. Моңа ике яклы карарга була. Беренчедән, йорт хуҗасы аны кунакның күңеле булсын, өенә күчтәнәч алып кайтсын дип әзерләргә мөмкин. Әмма, икенче яктан карасак, төрле кеше бар бит. Кайберәүләр, шундый гадәт кабул ителде инде дип, акчасын әрәм итә-итә ризык җыярга мөмкин. Ашны уздырдык, кешеләр тукланды, кунак кеше үз йортына бер кисәк ризыгын алып китсә дә җитә бит. Әйткәнемчә, бу эш ихлас ният белән башкарылырга һәм ризык исраф калмаска тиеш.

Мәҗлес җыйганда хатынкызларны аерым, иратларны аерым чакырыргамы? Бергә булганда, аерым бүлмәләргә утыртыргамы?

Аерым утырсалар, хәерлерәк булыр. Коръән укыганда, вәгазь сөйләгәндә, шәхсән үзем хатын-кызларны бүлмә почмагына булса да утыртырга тырышам. Аны тыңлау хәерле бит. Кеше дога кыла икән, ул Аллаһы Тәгаләгә якыная дигән сүз.

Кайбер кеше юбилей, туган көннәрен дә Коръән ашы итеп уздыра. Бу  дөрес гамәлме?

Элек туган көннәрне хәмер белән уздыру гадәте бар иде. Ахыры ничек була әле андый мәҗлесләрнең. Менә шундый очраклар булмасын өчен, хәләл табын кору кирәк. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, аңа шөкер итү йөзеннән, хәләл ризыклардан өстәл әзерләп, хәләл рәвештә бәйрәмен уздыра икән, бу бик яхшы! Һәм, билгеле, ихлас булырга онытмыйк. Туган көн иясе үткән тормышына шөкер итеп, алдагысына Аллаһы Тәгаләдән бәрәкәт сорап, хәләл бәйрәм оештыра икән, бу хуплана. Туганнар, кардәшләр җыелгач, әйбәт бит. Финанс мөмкинлекләренә дә игътибар итәргә кирәк. Бурычка бата-бата, зур мәҗлесләр үткәрүгә караганда, берничә кеше җыеп, Коръән укып, дога кылу хәерлерәк. Күп кешеләр шулай эшли дә. Бу да бик дөрес. Мәҗлес тә шау-гөр килә торган чарага әверелми.

–  Дини мәҗлескә барганда бүләккүчтәнәч алып бару кирәкме?

Гадәткә карарга кирәк. Моңа кадәр дә кунакка күчтәнәч белән йөрсәгез, алып барасыз. Диндә мәҗбүрият юк. Бер-беребезгә карата хөрмәт йөзеннән күчтәнәч бирешсәк, начар түгел. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен эшләнсен ул. Әлбәттә, моңа кешенең матди мөмкинлеге рөхсәт итсен.

  Дини мәҗлестә сәдака өләшү тәртибен дә аңлатсагыз иде, хәзрәт.

Барысы да йорт вәкилләреннән тора. Хәер-сәдәка өләшү безнең гадәткә кергән. Кайбер җирдә сәдаканы мәчеткә җыеп тапшыралар. Кайсылары йортта җыеп, авыр хәлдәге кешегә бирәләр. Бу – ирекле эш. Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән бу эш эшләнсә, хәерле. Һәр кеше үз мөмкинлегеннән чыгып хәл итә.

 


Фикер өстәү